Бәйгедә катнашырга барлыгы 200 кыз теләк белдергән. Сайлап алу турлары Стәрлетамак, Туймазы, Кыйгы һәм Дүртөйле районнарында оештырылган. Март ахырында “Нур” театрында үткән ярымфиналда 23 кызның 12се финалга чыккан.
Оештыручылар бәйгенең максатын яшьләрнең милли мәдәният белән кызыксынуын арттыру аша халкыбызның гореф-гадәтләрен саклап калу һәм үстерү, аларның рухи дөньясын баету дип билгели. Конкурсант кызлар тамашачыларны Сөембикә, Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, Мөхлисә Бубый, Мәгубә Сыртланова һәм башка мәшһүр татар хатын-кызлары белән таныштырды.
“Казан” бию ансамбле, җырчылар Рөстәм Асаев, Базарбай Бикчәнтәев, “Зө-ләй-лә” төркеме бәйрәмгә ямь өстәделәр.
“Берлек”нең башкаручы директоры Нәфисә Акчурина җитәкчелендәге жюри составында оешма рәисе Рөстәм Гыйльметдинов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы Башкарма комитеты рәисе, “Татар кызы-2015” федераль проекты җитәкчесе Лена Колесникова, Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Идрис Газиев, Мәдәният министрлыгы вәкилләре, “Нур” театры җитәкчеләре, иганәчеләр бар иде. Жюри рәисе фикеренчә, татар хатын-кызларының тыйнаклыгын, сабырлыгын, сөйкемлелеген күрсәтү төп бурыч итеп куелган, чөнки аларның бөтен матурлыгын шушы сыйфатлар билгели.