+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 апрель 2015, 22:50

Сез — республика горурлыгы!

Төбәк Башлыгы Рөстәм Хәмитов бер төркем фидакарьләргә дәүләт бүләкләре тапшырды.Орденнар, мактаулы исемнәр, грамоталар һәм рәхмәт хатлары белән 31 кеше билгеләнде. Алар арасында табиблар, төзүчеләр, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, эшчеләр, журналистлар һәм башка һөнәр ияләре бар иде.

— Республикабызда фидакарь хезмәт белән халык алдында дан казанучы, яшь буынга үрнәк күрсәтүче, тәҗрибәсе белән уртаклашучы эш­сөярләр байтак. Бүген без хезмәт эш­чәнлегендә җитди нәтиҗәләргә ирешкән шундый кешеләргә дәүләт бүләкләре тапшырабыз. Сезнең барыгызның да өйрәнчекләрегез бар, тәҗрибәгезне алар белән уртаклашасыз. Бу бик мөһим, чөнки яхшы хезмәт — җәмгыять үсеше өчен бәяләп бетергесез кыйммәт, — диде Рөстәм Зәки улы.
Тәүдә ул Русия Федерациясенең дәүләт бүләкләрен тапшырды. Ил Президенты указы нигезендә Илеш районының “Урожай” ширкәте терлекчесе Рамил Фазылов “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” орденының II дәрәҗә медаленә лаек булды. Рамил Сабирҗан улы авыл хуҗалыгы тармагында 20 елдан артык хезмәт сала, мал үрчетүдә һәрвакыт зур уңышларга ирешә. Моңа кадәр Русиянең Почет грамотасы белән бүләкләнгән.
Бу көнне “Башкортостан” гәзите редакциясе бизәүче мөхәррире Нәсих Халисов — “Русия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре”, Дүртөйле районының “Ленин” исе­мендәге токымчылык заводы” генеральный директоры Альберт Дәү­ләтбаев белән шушы районның “Киров исемендәге токымчылык заводы” җитәкчесе Рәис Шакиров “Русия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеменә лаек булдылар.
“Бөтенрусия күз һәм пластик хирургия үзәге” генеральный директоры Эрнст Мулдашев “Башкортстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен” ордены белән бүләкләнде.
— Бу — аеруча кыйммәтле бүләк, чөнки “Ватан” төшенчәсе минем өчен бик күпне аңлата. Заманында Америкага да, Мәскәүгә дә китә ала идем, әмма туган җиремдә калдым. Республикабыз табигате белән генә дан казанмый, биредә кечелекле, ихлас, тырыш халык яши. Аңа Сез, саф күңелле шәхес җитәкчелек итүенә мин бик шат, — диде ул чыгышында.
Бу көн безнең редакция өчен дә шатлыклы булды: җитәкчебез, “Кызыл таң” нәшрияты директоры-баш мөхәр­рире Фаил Фәтхетдинов күп еллар матбугатта фидакарь эшчәнлеге өчен Башкортстан Рес­пуб­ликасының Почет грамотасы белән бүләкләнде.
Читайте нас: