+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 апрель 2015, 22:48

Татар дөньясына бәйле истәлекләрне саклый

Бүздәктә туристик маршрутлар ачу буенча проектлар әзерләнә.Бүздәк районында яшәүче халыкның 60 процентын татарлар тәшкил итә. Шуңа да Башкортстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты бүлеге – татар тарихи-мәдәни үзәгенең биредә ачылуы очраклы түгел. Ул унике ел дәвамында халыкка хезмәт итеп, республикабызда олы абруй яулады. Татар үзәгенең соңгы чордагы эшчәнлеге хакында аның җитәкчесе Гүзәл Гәүһәрова түбәндегеләрне җиткерде.

— Башкортстанның татарлар күпләп яшәгән төбәгендә урнашкан тарихи-мәдәни үзәкнең эшчәнлеге тоташ республиканы иңли һәм ул миллә­тебезнең телен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, шулай ук тарихи-архитектура һәйкәлләрен саклауга юнәлтелгән. Моңарчы тарихи-мәдәни үзәк Килем авылында урнашкан иде, ләкин биредәге Тевкелевлар сараен яңарту эшләре озакка сузылу сәбәпле, җирле хакимият белән килешеп, республика Халыклар дуслыгы йорты аны район үзәге Бүздәккә күчерү турында карар кабул итте. Мәдәният йортында үзәк эшчәнлеген оештыру өчен бөтен шартлар тудырылды, түгәрәкләрдә шөгыль­ләнү өчен бүлмәләр бирелде. Әйткән­дәй, бу үзен аклады да, чөнки район үзәгендә күмәк чаралар оештыру, аларны үткәрү өчен мөмкинлекләр зуррак.
Сүз дә юк, яңа урында җәмәгать­челек активын яңарту таләп ителде, чөнки эшчәнлекне җанландыру өчен бу да мөһим. Үзәк эшенә яңа көчләр җәлеп итү дә — көн таләбе. Мәсәлән, без районда эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучыларына нык исәп тотабыз. Алар арасында милләтпәр­вәрләр күп. Район үзәге мәктәпләре укытучылары Роза Таһирова, Гөлнара Сәлахова, мөрә­җәгатебезне ихлас кабул итеп, үзәк активистлары сафына басты. Балалар бакчалары, мәктәпләр, мәдәният сарае, сәнгать мәктәбе коллективлары белән тыгыз бәйләнешләр урнаштырылды. Түгәрәкләрне Рәмзия Гыйбашева, Гөлшат Галикәева, Фән Зиләев, Альбина Рөстәмова, Альмира Ваһапова кебек сәнгать өлкәсендә тәҗрибәле белгечләр җитәкли. Үзәктә яңа иҗади коллективлар оештыру һәм аларның үсеше өчен барлык шартлар тудыру максатында эшлибез.
Районның татар дөньясын киң җәмәгатьчелеккә җиткерү юнәлешендә дә эшчәнлек дәвам итә. Төбәктә яңа туристик маршрутлар ачу буенча анык проектлар әзерләнә. Аларда төп урынны Килем авылындагы кабатланмас архитектура ансамбле – Тевкелевлар сарае, ХIХ гасыр башында төзелгән мәчет, С. Җантурин бакчасы, мөселман зираты алып тора. Моннан тыш, маршрутларга төбәктәге билгеле чишмәләр, район музее, авыллардагы тарихи урыннар кертеләчәк. Бу җәһәттән, Шланлыкул авылы үзе бер тарихи почмак кебек. Бу төбәктән бик күп тарихи шәхесләр чыккан, шуңа да авыл республиканың татар дөньясына бәйле күп кенә истәлекләрне саклый. Бу авылның Русия Думасына, беренче Бөтендөнья сугышына да турыдан-туры катнашы бар. Русия империясе думасының берничә чакырылыш депутатлары, урыс армиясе генераллары Сыртлановларның нәсел тамырлары Шланлыкулга бәйле. Әйтергә кирәк, алар җирләнгән авыл зираты даими тәрбияләнә, атап әйткәндә, патша армиясе генерал-майоры Равил Сыртланов кабере, үткән ел тулысынча төзекләндерелеп, яңа төс алды.
Бүздәк төбәгенә аяк баскан туристларга тәкъдим итәрлек тарихи комарткылар барлана. Туристларны авыл көнкүреше, халык традицияләре, гореф-гадәтләре белән таныштыру, милли ризыклар белән сыйлау өчен мөмкинлекләр күп бездә. “Татар халкы­ның тарихы һәм көнкүреше” исемле һөнәрләр йорты булдыру юнәлешендә дә эш башланды. Бу исә Бүздәкне Башкортстанның этномәдәни туристик картасына кертү мөмкинлеге бирәчәк.
Шушы максатларга ирешү өчен халык арасында аңлату эшләре киң җәелдерелде. Бер үк вакытта, халыктан һөнәрчелек коралларын, көнкүреш кирәк-ярагы, милли киемнәр җыюны оештырдык. Республика, ил тарихында якты эз калдырган, халыклар дуслыгын ныгытуга зур өлеш керткән татар җәмәгать эшлеклеләрен барлау, алар турында тарихи материаллар туплау дәвам итә.
Татар тарихи-мәдәни үзәге коллективы республиканың мәдәни тормышында матур эшләре белән үзен күптән танытты. Бу җәһәттән республика Халыклар дуслыгы йортының, республика татар төбәк милли-мәдәни автономиясе рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, якташыбыз Римма Үтәше­ваның, Бүздәк районы хакимиятенең ярдәмен даими тоеп тоябыз.
Язгы чор үзәк эшчәнлегендә мөһим чаралар белән билгеләнде. Атап әйткәндә, республика Нәүруз бәйрә­мендә катнашып, бәйрәмнең түрен бизәдек, чыгышларыбыз чагу бизәкләр­гә бай булды. Республика күләмендәге конкурс, иҗади бәй­геләрнең күбесе татар үзәгеннән башка үтми. Әйткәндәй, “Татар кызы-2015” конкурсы финалына Бүздәк кызы, балалар бакчасы хезмәткәре Ирина Еникееваның чыгуы безнең өчен олы куаныч булды.
Читайте нас: