+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 апрель 2015, 22:10

Журналистлар сынатмады һәм бүген дә сынатмый!

“Кызыл таң” гәзитенең “Корал һәм каләм белән” Хәтер марафоны штандарты “Бакалы таңнары”ннан “Шаран киңлекләре”нә тапшырылды.Берничә көн элек “Кызыл таң” гәзитенең “Корал һәм каләм белән” Хәтер марафоны Бакалы районына килеп җитте. Гала-концерт узган көнне район Мәдәният сараенда штандартны Шаран районы журналистларына тапшыру чарасы үтте. “Бакалы таңнары” гәзите мөхәррире Валентина Шакирова эстафетаны коллегасы — “Шаран киңлекләре” гәзите мөхәррире Миләүшә Хәмәдиевага тантаналы рәвештә тапшырды.

“Бакалы таңнары” гәзите хез­мәткәрләре Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршыларга әзерләнә. Ил һәм төбәк өчен бу авыр чор район гәзите битләрендә киң яктыртыла. Озак еллар сафларында сугыш юлын үткән талантлы журналистлар, тыл батырлары эшләве белән коллектив хаклы рәвештә горурлана. Алар — Михаил Тихонов, Михаил Маслов, әле исән Виктор Селиванов, Валентина Коновалова. Ул вакытта алар бик яшь була, әмма сугыш тәҗрибәсе яугир­ләрне яшьтәшләреннән бер баш югары куя. Ветераннар тормышны яхшы белә, мәкаләләренә йөрәк җылысын кушып яза. Өлкән буын яшь коллегаларына фидакарьлек үрнәге күрсәтә.
Шушы елның августында Бакалы районына 85 ел тула. Район оешканнан соң бер ел үтүгә гәзитнең тәүге саны дөнья күрә. Һәм 84 ел дәвамында ул халык белән тыгыз аралашып яши.
Төрле елларда гәзит төрлечә аталды. Башта “Ударный”, аннары “Ударник”, “Ударник байрагы”— аларны бик өлкәннәр генә хәтерлидер. “Коммунизмга”, “Коммунизм байрагы” гәзитләрен исләүчеләр дә олыгайды инде. Яшьләр гәзитне “Авыл таңнары” исеме белән белә. 2006 елдан ул “Бакалы таңнары”на әйләнде.
Гәзит район тормышы, яңалыклар белән таныштыра. Бу миссияне үз вакытында редакция ветераннары җиренә җиткереп үти. Аларның исеме гәзит тарихына алтын хәрефләр белән язылган. Дөрес мәгълүмат бирү, пропагандалау һәм тәрбияләү кебек мактаулы бурычларны бүгенге журна­листлар дәвам итә. Алар арасында профессионаллар да, яшьләр дә бар.
Яңа авторлар, остазлары кебек үк, элеккечә, укучылар, фидакарь хезмәт ияләре, хезмәт кешесе өчен эшли. Шуңа күрә гәзит мәкаләләренең темасы да, географиясе дә, жанры да төрле.
Алдагы тантаналар алдыннан коллектив хөрмәтле матбугат ветераннарын, авыл хәбәрчеләрен, кадерле коллегаларын илебезнең иң изге бәйрәмнәре белән котлый һәм ихлас тәбрикләү сүзләрен һәм җылы теләкләрен җиткерә.
Читайте нас: