— Бөек Ватан сугышында барлык флотларда республикадан 43 меңгә якын диңгезче катнашкан. Севастополь шәһәрен диңгезчеләр 250 көн обороналаган, анда 300 мең фашист юк ителгән, ә 1944 елның 9 маенда безнекеләр шушы шәһәрне ике атна эчендә яулап алган, — диде әлеге оешма әгъзасы Ринат Ихсанов.
Чараны Диңгезчеләр җыелышы рәисе Юлай Моратов ачты. Аның белдерүенчә, сугыш вакытында 600 диңгезче Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган, шуларның җидесе — ике тапкыр. Алар елга-күлләр аша 100 миллион кешене чыгарган. Гомумән, Хәрби-диңгез флоты бурычларны һәрвакыт төгәл һәм җиренә җиткереп үти.
— Былтыр без Кырымда, герой-шәһәр Севастопольдә булдык, мәктәпләрдә, корабларда очрашуларда катнаштык. Быел Белоруссияне азат итүгә, Курск дугасындагы сугышларга 70 ел тулу уңаеннан шушы төбәкләрдә булып кайттык. Яшьләргә патриотик тәрбия бирү юнәлешендә җиң сызганып эшлибез. Телевикториналар, Русия Геройлары белән очрашулар, Уфа мәктәпләрендә Батырлык дәресләре үткәрәбез, “Башкортстан Республикасыннан чыккан Русия Геройлары” китабы, “Башкортстан диңгезчеләре Ватанга хезмәттә” китабының икенче өлеше дөнья күрде, — диде Юлай Азамат улы.
Бу көнне ветераннарны котларга, бүләкләр бирергә теләүчеләр күп булды. Иң тәүдә аларны руханилар тәбрикләде. Әюп хәзрәт, матур теләкләрен җиткереп, истәлекле бүләк тапшырды.
Бөек Ватан сугышы ветераны өлкән сержант Евгений Смирнов ветераннар исеменнән чараны оештыручыларга рәхмәт әйтте.
— Мин Ленинградта туганмын, аннары әти-әни Уфага күченгән. Шул сәбәпле, Ленинград блокадасына эләкми калдым. Үземне белә-белгәннән бирле флотта хезмәт итәсем килде. Училищены тәмамлагач, шунда юлландым һәм моның өчен бервакытта да үкенмәдем. Без патриотик рухта тәрбияләнгән буын, тәүдә Ватан, аннары гына үзебез турында уйладык, — диде ул.
— Диңгезчеләр җыелышы — флот һәм диңгез берләштергән, рухлары бер булган кешеләр дуслыгы ул, — диде Юлай Моратов. — Диңгезчеләр — бер гаилә, шатлыкта да, кайгыда без һәрвакыт бергә.