+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 Май 2015, 21:56

“Мин — Бөек илнең гражданы!”

Кичә Дәүләт җыелышы-Корылтайда “Мин — Бөек илнең гражданы” республика мәгариф-патриотик проектында җиңүчеләр тәбрикләнде. Бүләкләү тантанасында Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары Йомабикә Ильясова, депутатлар Эльвира Аеткулова, Александр Дегтев һәм Эдуард Сәетбатталов катнаштылар.

— Конкурста катнашкан укучыларга, аларны әзерләгән педагогларга чиксез рәхмәт сүзләре җиткерәм! — диде Йомабикә Сәләхетдин кызы. — Кызганычка каршы, соңгы вакытта Бөек Җиңүнең әһәмиятен түбәнсетүчеләр дә бар. Мондый гаделсезлеккә чик кую – һәммәбезнең гражданлык бурычы. Чөнки имин, чәчәк атучы, бәйсез илдә яшәвебез белән нәкъ Җиңү көненә, азатлык хакына гомерен, сәламәтлеген кызганмаган батырларча бурычлыбыз. Иҗади конкурс республикада туган илен сөюче, тарихны белүче буын үсеп килүен ачык күрсәтте.
Төрле номинацияләрдә 30 мәктәп укучысы бүләкләнде. Иҗади бәйгедә 2-11нче сыйныфларда белем алучылар катнашты. Быел проектта 100 меңнән артык укучы көчен сынады. Шуларның 60 меңгә якыны “Хәтерлим. Горурланам” дип аталган 1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышы тарихы буенча олимпиадада катнашты. “Мин — Бөек илнең гражданы!” балаларның һәм үсмерләрнең сәнгать эшләре конкурсы да колачлы үтте. Шигырьләр, нәсерләр язуда, рәсемнәр һәм плакатлар төшерүдә 35 меңгә якын укучы катнашты.
Проект кысаларында “Җиңү Байрагын каршылау” республика эстафетасы һәм “Үлемсез полк” акциясе дә үтә. Максаты – үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү.
Чара истәлеккә фотога төшү, укучыларга Парламентаризм музее, Геральдик символика һәм Дәүләт җыелышы-Корылтайның зур заллары буенча экскурсия оештыру белән тәмамланды.
Читайте нас: