+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 Май 2015, 22:05

Ата-бабалар яулаган уртак Җиңүебез бу!

70нче...Җиңү язы килде...Нур балкытып илем күгендә.Рәхмәт, Солдат!..Батырлыгың данлап,Баш иябез сиңа бүген дә!(Фәнил Миңнегалиев)Башкортстанда бүген Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл батырларын да кертеп, 81 меңнән артык кеше тәшкил итә, сугышта катнашкан һәм сугыш инвалиды булган 6 меңнән артык яугир иң изге бәйрәмебезне каршы алырга әзерләнә. “Алар өчен Җиңү бәйрәме ата-бабаларыбыз батырлыгына лаек булырга тиеш. Бер генә ветеран да, бер генә тыл хезмәткәре дә онытылмаячак”, дигән иде республика Башлыгы шушы бәйрәм алдыннан. Аның бу сүзләре һәр кеше өчен наказ булып яңгырады.

Уфа районының Базилевка авылы халкы бу көнне аеруча дулкынланып көтте. Былтыр авылның иң ямьле урынында, елга буенда, Бөек Ватан сугышында катнашкан яугир якташларына истәлекле стела төзелә башлаган иде. Ул авылдан фронтка киткән 136 яугирнең истәлеген мәңге­ләштерә. Бер-бер артлы тезел­гән кара мәрмәр пли­тәләргә шушы авыл­даш­ларының исемнәре алтын хәрефләр белән уеп язылган. Аның янында кызыл йолдыз рәвешендәге Мәңгелек ут капсуласы куелган. Композиция уртасында “Хәтер мәңгелек. 1941-1945” дигән сүзләрне укырга була. Шушында ук дан, җиңү һәм тынычлык символы булган Җиңү таҗы урнаш­тырылган. Бәйрәм көннәрендә стелага теләгән һәркем чәчәк сала алачак.
Тантанада да мәйдан аллы-гөлле чәчәкләрдән балкып торды. Чәчәкләр белән бергә яугир оныклары картәти-картәниләренең рәсемнәрен дә күтәргән иде. Алар да, гүя, бу чарада катнашты, балалары һәм оныклары белән бергә сөенде, бергә хәсрәтләнде.
Базилевка халкының тойгыларын уртаклашырга Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ирек Ялалов, Калинин районы хакимияте башлыгы Григорий Букреев, Хәрби комисса­риатның Орджоникидзе районы бүлеге җитәкчесе Владимир Горохольский һәм башкалар килде.
— Бу стела һәлак бул­ган­нарның рухына ихтирам бил­ге­се генә түгел, тарихка сак мө­нәсәбәттә булырга кирәклек турында яшь буынны кисәтү дә. Тынычлыкның ничек яу­лануын истә тотсак, ил-көнебез сугыш-афәтләрсез булыр. Ты­нычлык өчен без бик кыйммәт хак түлә­дек, — диде хәрби комиссар.
Читайте нас: