Солдат хатыныСолдат хатыны, 26 яшьлек Җәмилә Әхмәтова өч баласы белән ирен сугышка озата. 32 яшьлек Мәгаллим сөеклесен кочагына алып: “Балаларны сакла... мин сиңа ышанам... син булдырачаксың”, — дип пышылдый. “Минем кебекләрнең күп булуы гына берникадәр юата иде...” — дип искә алды әниебез. Аннары әтием белән ул хәрби әзерлек узган Алкино уку пунктында тагын ике очрашу була... Арытаба — сугыш уты, борчылу, хәвеф-хәтәр, сирәк кенә килгән хатлар, авырлыклар...
Ел ярым шулай дәвам итә. Әтиебез яралана, госпитальгә эләгә. Яралары төзәлеп тә бетмәгән кызылармияче Әхмәтовны култык таякларында, шәфкать туташына ияртеп өенә кайтарып җибәрәләр. Хәле әйбәттән булмый: аягын кисү турында сүз бара. Аккүбәк авылында яшәүче им-томчы мари хатыны Сәхибә апа ярдәмгә килә. Ул халык медицина ысуллары белән әтиебезне савыктырырга һәм аякка бастырырга вәгъдә итә. Ходайның рәхмәте төшсен аңа! Им-томчының тырышлыгы һәм әниебезнең хәстәрлеге аны операциядән саклап кала. Терелгәч, яңадан фронтка китә.
Сугыш “сувенирлары”1943 елның апреле: дошман котырына, тирә-якта снарядлар ярыла, бомбалар шартлый, ә Мәтәүбашта Әхмәтовлар гаиләсендә могҗиза була! Яшәүгә гимн булып, дөньяга бер кыз бала аваз сала. Авылдагы укытучы хөрмәтенә аңа “Җиһан” дип исем кушалар. Бу күренешне дулкынланмыйча һәм күз яшьләреннән башка күз алдына китереп булмый. Кызганыр, назлар кеше булмый... Тешен кысып, үзенең көчле, чыдам, нык икәнен раслап, яшь әни тылдагы алышка ташлана.
1944 елның башында әтиебез икенчегә яралана. Янә — госпиталь, янә — дәвалану... Бу юлы да медицина хезмәткәре озатуында Сарапул госпиталеннән өйгә кайта. Бер-берсен сөйгән йөрәкләр тагын бергә, ләкин озакка түгел. Тагын озату: балаларның елавы, хатынының күз яшьләре, ирнең хушлашу сүзләре...
Тугыз айдан сугышчы Мәгаллимнең гаиләсендә тагын могҗиза була: салкын декабрь көнендә бишенче бала дөньяга килә! Кыз! Мин һәм сеңлем Наилә сугыш чорында солдат әтидән тууыбыз белән горурланабыз. Барысы өчен дә сугыш “сувенирлары” булдык, бу сүзне шаяртып тәү башлап үзем әйткән идем. Әтиебезнең яралануы ике гомернең барлыкка килүенә сәбәпче була. Шушы үзе могҗиза түгелмени? Яугир һәм ике тапкыр әти! Кадерле әти-әниемә нинди сынаулар үтәргә туры килгән?.. Алар аны лаеклы, намуслы үткән.
Исән-сау кайтаӘти сугыштан 1945 ел азагында гына кайта. Җиңүне Берлинда каршылый. Германиядә совет гаскәрләре башкомандующие, Советлар Союзы Маршалы Г. К. Жуков кул куйган Рәхмәт хаты шуны дәлилли. Кызылармияче Мәгаллим Әхмәтовның гаиләсе белән очрашуы ничек булган соң? Өлкән кызы Әнисә күз яшьләре белән шушы хакта сөйли. Бәллүдә утырган һәм моңа кадәр бер сүз дә әйтмәгән бер яшьлек Наилә, ишектә таныш булмаган кешене күргәч, кинәт кенә аягына баса да “Әттә!”, дип кычкыра. Ә мин (ул вакытта 2,5 яшь) әтинең кирза итек кигән аягын кочаклаганмын да бик озак җибәрми торганмын. Олы кызлар әтинең муенына килеп сарылган. Шатлык яшьләрен сөртеп, әниебез янында бөтерелгән: “Сезнең хакка, балалар, әтиегез исән калды. Ходайга рәхмәт!” Күңеле тулган әтиебезнең дә күзеннән яшь тамган һәм ул: “Кадерле балаларым минем!” — дип пышылдаган. Бала бала булып кала, бераздан зур кызыксыну белән апалар әти шинелендәге пуля эзләрен санарга керешкән.
Сүз биргәнСугышта, үлем белән күзгә-күз очрашканда Мәгаллим: “Исән-сау кайтсам, чирле, ярдәмгә мохтаҗ өлкән абыем Галимулланы үземә тәрбиягә алыр идем”, – дип сүз бирә. Үз сүзендә торды ул. Бакыйлыкка күчкәнче агаебыз безнең белән яшәде. Аны карау әни җилкәсенә төште, әлбәттә. Әтиебез шулкадәр намуслы һәм принципиаль кеше иде, инвалидлык турында белешмәдән файдаланмады, ташламалар да алмады. “Сугышта миллионнар һәлак булды, бөтен җирдә – ятимнәр, — диде ул. — Мин, көче ташып торган яшь ир, үз балаларымны үзем туйдыра алам, дәүләтнең бездән башка да хәстәрлеге җитәрлек”. Утыз җиде яшендә үзен инвалид итеп тоясы килмәде аның. Өлкәнәйгәч, иске яралары сиздерә башлагач кына, әтиебез ташламалардан файдаланды...
Әти белән әнинең тырыш хезмәте, хуҗалык тотуыбыз аркасында сугыштан соң ач булмадык. Әти балаларның тамагы тук, үзәге нык булсын, дип әйтә торган иде. Апам Фәниянең алабутадан пешерелгән коймакны туйганчы ашаганы искә төшә. Аннары аларның, фонтан булып, ашказаныннан “чыкканына” үзем шаһит булдым. Әнкәй әткәйнең шинеленнән миңа – куртка, апама пальто тегеп кидергәч, ничек шатланганыбызны белсәгез иде сез! Без аларны рәхәтләнеп мәктәпкә киеп йөрдек. Яшьтәшләребезнең кызыкканын күрсәгез...
гомерлек сөюӘти белән әни — халыктан чыккан, ләкин үзенчәлекле, зирәк акыллы кешеләр иде. Тормышны, вакыйгаларны анык бәяләделәр, бер-берсен, безне яраттылар, көне-төне, ал-ял белми эшләделәр. Бер тапкыр да безгә кул күтәрмәделәр, балачактан эшләргә, эштән курыкмаска өйрәттеләр. Рәхмәт йөзеннән барыбыз да тырышып, яхшы укыдык, яздан көзгә кадәр үләннәр, җиләк-җимеш җыйдык. Алардан әниебезнең төрле-төрле тәмле нәрсәләр пешерүе өебезне ямьләде. Шомырт оныннан пешергән камыр ризыклары, урман җиләгеннән һәм кура җиләгеннән койган каклары тирә-якта дан тотты.
Барыбыз да колхозда эшләдек. Иске өйне сүткәндә минем колхозчы хезмәт кенәгәм табылды, ул 1954 елда бирелгән (миңа нибары 11 яшь). Ә колхозның эш көннәрен исәпләп барган амбар кенәгәсендә Җәмилә (әни), Әнисә, Фәния, Кәнзия, Җиһан 10 яшьтән язылганнар. Безнең әти-әни җиңүчеләр булган, әмма без — “сугыш чоры балалары” — җимерек хуҗалыкны алар белән бергә күтәрдек, язмышка зарланмадык. Бу — рухи сәламәт җәмгыять үрнәге!
Сугыштан соң безнең гаиләдә тагын өч малай туды! Әти-әни безне яратып үстерделәр, укыттылар, кеше иттеләр.
Инде үзебез өлкәнәйгәч, картәниләр булгач, аларның акылына, рух ныклыгына, түземлегенә, сабырлыгына, батырлыгына таң калабыз. Алар – җиңүчеләр!
“Һәркайсыбыз туу бәхетенә ирешә, ә картлык бик азларга гына тия”,– ди халык мәкале. Мәгаллим белән Җәмилә бер-берсен яратып, ихтирам итеп 63 ел бергә яшәделәр! Алар икесе дә – орден йөртүчеләр. Әтиебез күкрәгендә хәрби медальләр һәм “Ватан сугышы” ордены балкыса, әниебез күкрәген ике “Ана даны” ордены һәм алты медаль бизәде. Күптән түгел әниебезнең тууына 100 ел тулуны билгеләдек.
Солдат Мәгаллим Әхмәтов буыны дәвам итә. Балалары, оныклары һәм туруннары гына да 65 кеше аның! Бу — искиткеч көч! Алар барысы да бу җирдә шатлык арттырыр, үз тамырларын онытмас, гаҗәеп ата-бабаларының васыятен үтәр, дип ышанам.
Җиһан Идиятуллина