+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 Май 2015, 22:02

Туган ягы Герой улын зурлый

Илеш районында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына һәм Советлар Союзы Герое Әнвәр Абдуллинның якты истәлегенә багышланган чаралар үтте.Илеш районы илгә ике Советлар Союзы Героен — Муса Гәрәевны һәм Әнвәр Абдуллины биргән. Әнвәр Абдулла улы бу мәртәбәле исемгә — бер, ә Муса Гайса улы ике тапкыр лаек булган. Илеш районында илгә танылулы батырларын онытмыйлар, аларның исемен мәңгеләштерү җәһәтеннән гаять зур эш алып баралар. Күптән түгел илешлеләр тагын бер матур баш­лангычка — Бөек Җиңүнең 70 еллыгына һәм Советлар Союзы Герое Әнвәр Абдуллинның якты истәлегенә ба­гышланган бәйгегә йөзү буенча ярышка старт бирде.

Әнвәр Абдуллин истәлегенә багышланган чаралар туган авылы Дөмәйдә башланып китте. Чара кунаклары — Геройның уллары Марат белән Наил, абыйсының улы Вәсил, Марат аганың оныгы Андрей — башта батырның Дөмәй урта мәктәбендә эшләп килүче музеенда булдылар, укытучылар һәм укучылар тарафыннан әзерләнгән әдәби-музыкаль тамашаны карадылар, мәктәп диварына беркетелгән так­таташка чәчәкләр салдылар.
Арытаба чаралар Югары Яркәйдәге 2нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә дәвам итте. Башта мәртәбәле кунаклар катнашлыгында мәктәп ихатасына чыршы утырту оештырылды, аннары бассейнда йөзү буенча ярышка старт бирелде.
— Күптән түгел район хакимияте башлыгы урынбасары Рубин Галимов: “Батыр якташыбыз Әнвәр Абдуллинның исемен мәңгеләштерү җәһәтеннән аның якты истәлегенә багышланган йөзү буенча ярышлар оештырырга кирәк”, дигән тәкъдим белән чыкты. Без бу матур башлангычны шундук күтәреп алдык һәм чараны Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашкан көннәрдә оештырырга булдык. Ярышка күрше-тирә район­нардагы йөзүче кызлар һәм малайларны чакыр­дык. Бүген сезнең алда Та­тар­станның — Актаныш, Мөслим районнарыннан, Башкортстанның Дүртөйле районыннан килгән һәм үзебезнең мәктәптә шөгыль­ләнүче яшь йөзүчеләр басып тора. Киләчәктә әлеге мәртәбәле ярышларда катнашучы­ларның саны тагын да күбрәк булыр, чарабызга илнең башка төбәк­ләреннән дә яшь йөзүчеләр килер дип ышанам, — дип белдерде, чараны ачып, спорт мәктәбе директоры Азат Мифтахов.
Читайте нас: