+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 Май 2015, 23:55

Авиация бүләк әзерләде

Белорет кече авиациянең “Первушино” аэродром комплексы Первушино — Белорет — Сибай — Стәрлетамак — Ярмәкәй — Октябрьский — Нефтекама — Первушино маршруты буенча Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан оештырылган “Башкортстанның алтын боҗрасы” буенча авиаочыш командасын кабул иткән беренче шәһәр булды.


“Роланд”, Саванна”, “Бекас”, “Текнам”, “Мауль” төрендәге җиде самолет Белорет аэропортына төште. Команданы район Советы рәисе Евгений Карепанов, Белорет районы хакимияте башлыгы Владислав Миронов, Белорет шәһәре хакимияте башлыгы Сергей Поляков каршы алдылар.
Чарада катнашучылар Белоретның тарих-туган якны өйрәнү һәм ДОСААФ автомәктәбе музейларында булды. Район хакимиятендә җитәкчелек белән очрашу үтте. Анда районда кече авиацияне үстерү мәсьәләләре тикшерелде. Очышта катнашучы һәркемгә “Белорет могҗизасы” дигән фотоальбом, чыгышы белән шушы яктан булган очучылар турында район хакимияте тарафыннан Җиңүнең 70 еллыгына багышлап чыгарылган “Һава геройлары” дип аталган буклет, Белорет шагыйрьләренең “Үлемсезләр” дигән шигырьләр җыентыгы тапшырылды. Арытаба очучылар Геройлар аллеясендә үткән Хәтер митингында катнашты. Район хакимияте башлыгы Владислав Миронов, Бөек Ватан сугышы ветераны Дмитрий Трофимов, авиазвено командиры Сергей Миңнегулов белоретлыларны Җиңү бәйрәме белән котлады.
Очучылар белоретлыларга авиа-шоу бүләк итте. Дүрт самолет, һавага күтәрелеп, авыр һәм югары пилотаж фигуралары күрсәтте. Бер самолет Советлар Союзы Геройлары Иван Оглоблин һәм Евгений Губинның туган ягы Тирлән авылы өстеннән очып, котлау листовкалары таратты.
Арытаба Бөек Ватан сугышында катнашкан Белорет очучылары истәлегенә 14нче гимназия каршына куелган монументка чәчәкләр салынды. Район һәм шәһәр Советы депутатлары башлангычы белән һәйкәлгә реконструкция үткәрелгән, аның янындагы мәйдан ремонтланган. Гимназия укучылары очучылар төркемен җылы каршы алды һәм кунакларга бәйрәм концерты күрсәтте.
Читайте нас: