+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 Май 2015, 23:51

Тарихи тәҗрибә барланды

Русия Фәннәр академиясенең Уфа гыйльми үзәге Тарих, тел һәм әдәбият институтында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап “Фашизмны тар-мар итүдә Башкортстан Республикасының роле: тарихи тәҗрибә һәм милли хәвефсезлек өлкәсендә заман проблемалары” дигән темага үткәрелгән фәнни конференция тарих һәм бүгенге көннең сәяси проблемалары хакында җитди сөйләшү рәвешендә барды.

Гыйльми җыенны институт директоры, филология фәннәре докторы Фирдәвес Хисаметдинова ачты. Җыелучыларны Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары, күренекле шагыйрә Йомабикә Ильясова сәламләде.
— Бүгенге көндә Көнбатыш үзенең тынычлык концепциясен көчләп тагарга маташа, — диде ул. — Ләкин бит гаделрәк юл бар, ул — һәр халыкның, һәр илнең милли һәм мәдәни үзенчәлеккә хокукы, аның нигезендә тарихи күчәкилүчәнлек принциплары ята. Бүгенге көндә, кызганычка каршы, икенче Бөтендөнья сугышы нәтиҗәләренә башка төрле бәя бирүче сәясәтчеләр бар, алар безнең Җиңүнең бәһасен төшермәкчеләр. Ләкин без Бөек Җиңүнең нинди корбаннар бәрабәренә яуланганын беләбез, сугыш беркемне дә урап узмады, ул чорда яшәгән һәр кешенең язмышына үтеп керде.
Уфа шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Сынтимер Баязитов та Башкортстан халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүгә зур өлеш кертүен ассызыклады.
— Илебездә сугыш афәтен күрмәгән бер генә гаилә дә юктыр, 27 миллион корбан биреп яуланган Бөек Җиңүнең тарихи әһәмияте бәяләп бетергесез, — диде үз чыгышында Уфа гыйльми үзәге Президиумы рәисе, Русия Фәннәр академиясенең мохбир әгъзасы Усейн Джемилов. Җитәкче Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан фәнни конференция үткәрүче Тарих, тел һәм әдәбият институты эшчәнлеген югары бәяләде.
Конференциядә катнашучыларны Үзәк диния нәзарәте җитәкчелегеннән Артур Сөләйманов, Айнур Арсланов, Урыс православие чиркәве Уфа епархиясе җитәкчесе Александр Шерышев сәламләде.
Фәнни конференция ике секциядә узды. Анда Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнүнең заманча алымнары, Бөек Җиңү һәм сугыштан алган сабаклар, Башкортстан Республикасының Бөек Җиңүгә керткән өлеше мәсьәләләре киң планда каралды.
Читайте нас: