Фәррах Гыймаев Бакалы районының Камышлытамак авылында 14 балалы гаиләдә 11нче бала булып дөньяга килгән. Буыны да ныгып бетмәгән килеш авыр физик хезмәткә алынган ул: өлкәннәр белән беррәттән ашлыгын да урган, көлтәсен дә бәйләгән, кырчылык бригадиры булып та эшләгән.
1942 елның августында Фәррах Гыймаевны сугышка алганнар. Башта аларны Благовещен шәһәренә пулеметчылар әзерләү училищесына җибәргәннәр, бераздан Алкинодагы минометчылар әзерләү мәктәбенә күчергәннәр.
1943 елның февралендә кече сержант званиесендә фронтка юллана ул. Сугышчан юлын 159нчы укчылар дивизиясе составында Смоленск өлкәсенең Вязьма шәһәрендә башлап җибәрә. Арытаба аларның дивизиясе Белоруссияне азат итүдә катнашкан, шунда күрсәткән батырлыгы өчен “Кызыл Йолдыз” орденына лаек булган.
— 1944 елның 23 июнендә Витебск өлкәсенең Добрамыс районы Каземир авылы янында бик каты алышлар барды. Миномет расчеты командиры буларак, мин дошманның ике контрһөҗүмен кире кага алдым. Каты яралансам да, минометымны ташлап китмәдем һәм үземә йөкләтелгән бурычны үтәвемне дәвам иттем. “Кызыл Йолдыз” ордены миңа әнә шул сугышчан батырлыгым өчен бирелде, — ди Фәррах бабай.
Алга китеп шуны да әйтик: әлеге орденнан тыш, сугыш һәм хезмәт ветеранының күкрәген бүген I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Батырлык өчен”, “Хәрби хезмәтләре өчен”, “Кенигсбергны алган өчен” медальләре бизи.
Арытаба Фәррах Гыймев Балтыйк буе республикаларында дошманга каршы көрәшүен дәвам итә. Бигрәк тә Кенигсберг шәһәре янындагы сугыш аяусыз була. Бөек Җиңүне дә Фәррах Гыймаев нәкъ шунда каршылый.
— Сугыш чорында үлем белән күзгә-күз очрашкан чаклар да аз булмагандыр. Шулар хакында да сөйләп үтегез әле, Фәррах бабай?
— Белоруссия фронтында дошман белән алышкан чакта булды бу хәл. Безнекеләр белән бәйләнеш югалуга ике солдатны өзелгән элемтә чыбыгын ялгарга җибәрделәр. Тик алар хәрби заданиедән әйләнеп кайталмады. Тагын икәүне җибәрделәр, аларына да исән-сау әйләнеп кайту насыйп булмады. Өченчегә Чишмә егете Фәрит белән миңа барырга куштылар. Телефон чыбыгын тотып, алдан мин барам, 10-15 метр арттарак Фәрит атлый. Шулчак ике аяк арасыннан дошман снаряды сызгырып үтмәсенме! “Фәрит!” — дип артыма борылуым булды, йөрәкне ярырлык итеп снаряд шартлады да мин җиргә капландым. Снаряд тавышы тынуга күтәрелеп карасам, якташым җирдә ята. “Фәрит! Син яшәргә тиеш идең бит!” — дип ачыргаланып, дустымның снаряд тураклап ыргыткан җансыз гәүдәсенә капландым һәм, яшь аралаш: “Улым туса, фәкать синең исемеңне кушачакмын”, — дип пышылдадым. Аллаһка шөкер, сугыш яланында дустыма биргән антыма тугры калдым: хатыным Сәлимә малай бүләк итүгә аңа Фәрит дип исем куштым.
Сугыш тәмамлану белән үк туган ягына әйләнеп кайтырга насыйп булмый Фәррах Гыймаевка. Аларның частен Ырынбур өлкәсенең Бозаулык шәһәрендәге пехотачылар әзерләү училищесына җибәрәләр. Башта училищеда уку бер генә ел була, дисәләр, имтиханнар вакыты җитүгә аның икееллыкка әйләнүе турында хәбәр итәләр. Нәкъ шул чакта Субботин фамилияле генерал-лейтенант килеп, озакламый демобилизация булачагы, пехота һәм авиация училищеларында уку мөмкинлеге барлыгы турында әйтә. Пехотага — Курил утрауларында, авиациягә Дәүләкәндә укытачакларын белгәч, Фәррах, әлбәттә, туган ягын сайлый һәм һава укчылары-радистлары мәктәбендә укый башлый. Демобилизация вакытын көтә-көтә елдан артык вакыт үтеп китә.
Дәүләкәндә чакта Фәррах гомерлек мәхәббәтен — Сәлимәсен очрата. Ике яшь йөрәк арасында мәхәббәт очкыннары кабынган көннәрнең берсендә авиация училищесы курсантларын Грузиянең Тбилиси шәһәренә җибәрәчәкләре турында хәбәр килеп төшә. Моны ишетүгә Сәлимәсе: ”Син кайтмассың инде аннан, Фәррах...”, — дип, сөйгән ярына моңсу карашын төби. Шулчак Фәррах кызның күзләренә туп-туры карый да: “Бәй, әйдә соң алай булгач өйләнешәбез!”, — дип тәкъдим ясый. Кыз, ике дә уйлап тормастан риза була. Грузиягә китәргә бер көн кала — 1947 елның 17 маенда чәчләрен чәчкә бәйли ике яшь йөрәк.
1950 елда гына аларга кабаттан күрешергә насыйп була. Берничә ел Дәүләкәндә яшәгәннән соң, яшь гаилә Фәррах аганың туган ягына — Бакалыга кайтып төпләнә. Бер-бер артлы балалары Әлфия, Альфира, Фәрит, Альмира дөньяга килә.
Туган ягына кайтып төпләнүгә Фәррах ага Башкортстан производство комбинатының Бакалы филиалына экспедитор булып эшкә урнаша һәм хаклы ялга чыкканчы шунда эшли. Пенсиягә чыккач та тынычлап кына өйдә утырмый, озак еллар промкомбинатның ветераннар оешмасын җитәкли, район судының халык утырышчысы була.
Бүген Фәррах ага кече кызы Альмира белән кияве Валерий тәрбиясендә яши. Балачагы һәм яшьлек еллары җиңелдән булмаса да, картлыгы бик бәхетле аның. Балалары, килен-кияүләре, оныклары көн дә хәл-әхвәлләрен сорашып торалар, иң мөһиме — аның Бөек Ватан сугышы ветераны булуы белән чиксез горурланалар. Алай гына да түгел, картәтиләренең сугыш һәм тормыш юлын тирәнтен өйрәнеп, ил күләмендә узган конкурсларда катнашырга да вакыт табалар. Күптән түгел Фәррах бабайның оныгы Лиананың улы — Туймазы шәһәренең 7нче мәктәбенең 2нче сыйныф укучысы Дамир Садыйков, “Минем бабамның тормыш тарихы” дигән видеофильм төшереп, “Яшь эзләнүче” Бөтенрусия конкурсының “Туган якны өйрәнү” номинациясендә җиңү яулаган.
— Бөек Җиңүнең 70 еллыгын әткәебез генә түгел, без дә бик дулкынланып көтеп алдык, — ди Альмира. — Без сугыш кырында утны-суны кичкән, озын гомер юлы үткән әткәебез белән чиксез горурланабыз.
— Ата-анага игелекле булган балаларга да, сугыш ветераннары турында даими хәстәрлек күрүче хөкүмәткә дә бик рәхмәтлемен: пенсияне дә мул гына түлиләр, ике ел элек бушлай фатир да бирделәр. Район җитәкчелегенә дә рәхмәтем зур, һәрвакыт хәл-әхвәлне сорашалар, нинди генә гозер белән кергәндә дә кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышалар, — ди Фәррах бабай. — Аллаһка шөкер, мул тормышта яшибез. Инде, берүк, илләр генә тыныч була күрсен дә, сугышлар гына чыкмасын. Иртән торсам да, кич ятсам да уемда шул гына минем.