+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 Май 2015, 00:04

Күп еллар дәвамында Уфаның Матбугат йортына керүчеләрне тыйнак кына мемориаль такта каршы алды.

Анда Бөек Ватан сугышында һәлак булган республика журналистларының исемнәре уелган. Кечкенә исемлек уйга калдыра. Һәрчак вакыйгалардан бер адым алда баручы журналистлар арасында сугыш кырларында ятып калучылар шулай гына булганмы? Әлбәттә, юк. Исемлек тулы түгел иде.

Җиңү бәйрәме алдыннан Бөек Ватан сугышында катнашкан тагын да 102 республика журналистының, фронтовик-шагыйрьләр Мостай Кәрим белән Наҗар Нәҗминең, исемнәре мәңгеләштерелде. Каләм һәм корал белән Җиңү яулаучылар алдында баш ию — истәлек тактасын ачу тантанасында Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агетлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов, әле эшләүче ветеран-журналистлар катнашты. Мемориаль тактага уелган исемлекнең бүген дә тулы булмавы, киләчәктә республика журналистларының исемнәрен, аларның хәрби юлын, батырлыгын, Бөек Җиңүне якынайтуга керткән өлешен ачыклау эше дәвам итәчәге ассызыкланды. Әлеге вакытта республикада Бөек Ватан сугышында катнашкан 8 журналист яши. Аларның берничәсе тантаналы чарада катнашты.

Теманың дәвамын ПДФ-версияда укыгыз
Читайте нас: