+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 Май 2015, 21:50

Сезнең алда мәңге бурычлы без!

Башкалада Үзбәкстанда туып, Башкортстанда яшәүче эшкуар Хоссият Раззакова бер төркем ветераннар өчен Бөек Җиңү юбилеена багышланган кичә оештырды. Кызыл Армия сафында бик күп милләт вәкилләре, шул исәптән үзбәкләр дә дошманга каршы көрәшкән. Статистика мәгълүматлары күрсәтүенчә, Бөек Ватан сугышында үзбәк милләтеннән булган 124,4 мең кеше башын салган. Үзбәкстанда да сугыш җиле кагылмаган гаиләләр сирәк икән.

— Хөрмәтле ветераннар, безгә аяз күк, имин тормыш бүләк итүегез өчен сезгә рәхмәт сүзләре җиткерәм! — диде Хоссият Раззак кызы. — Сезгә игътибар һәм ихтирам күрсәтү — һәммәбезнең изге бурычы. Картәниемнең абыйсы Рахмон Хамраев Бөек Ватан сугышында катнашкан. Ул сөйләгән вакыйгаларны балаларыма, оныкларыма җиткердем. Үзбәкстанда 9 май — Хәтер көне. Туган ягымнан еракта яшәсәм дә, Җиңү көнен билгеләп үтү традициясенә тугры калам. Сезгә, барыннан да бигрәк, сәламәтлек телим!
Табын артында утыручы Бөек Ватан сугышы ветераннары Николай Фомин, Корбан Фәезов, Ленинград блокадасында булган Мария Коптунова, тыл ветераны Клара Рахманкулова, хезмәт ветераны Мария Земскова өчен сугыш чоры җырлары яңгырады. Уфаның 45нче мәктәбе музыка укытучысы Ирина Верестникова гитарада уйнады. Аның коллегасы Лариса Мешкова җырлады. Кунаклар Хоссият Раззак кызының улы Шохжахонның чыгышын да үз итте. Ветераннар да җавапсыз калмады. Алар сугыш чоры җырларын башкарды, күңелгә үтеп керердәй шигырьләр, хатирәләр сөйләде.
Җылы аралашуга әверелгән чара бергәләп фотога төшү белән тәмамланды. Ветераннар табынны оештыручыларга чиксез рәхмәт сүзләре җиткерде. Хоссият Раззакова мондый очрашуларны киләчәктә дә оештырырга исәп тота.
Читайте нас: