+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 Май 2015, 22:05

Һәйкәл булып кайтты батырлар

Республиканың бик күп төбәкләрендә Җиңү бәйрәме алдыннан һәйкәлләр ачылды.Куергазы районы үзәге — Ермолаево авылында тантаналы рәвештә Җиңү һәм Дан аллеясе ачылды. Куергазы — илебезгә алты Советлар Союзы Герое, өч Социалистик Хезмәт Герое, бер Дан һәм 33 Ленин ордены кавалеры биргән төбәк. Данлыклы якташларын биредә бүген дә онытмыйлар, алар нигез салган батырлык традицияләрен сакларга һәм үстерергә тырышалар. Җиңү һәм Дан аллеясенең ачылуы — шуңа дәлил.

Тантанага сугыш һәм хезмәт ветераннары, дәрәҗәле кунаклар, яу батырларының туганнары килгән иде. Кызыл тасманы кисеп, аллеяне ачу хокукы Башкортстан Рес­публика­сының Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Р. С. Хисмәтул­линага, Куергазы районы хакимияте башлыгы Ә. Җ. Котлыәхмәтовка һәм районның ветераннар советы рәисе А. П. Тарасовка тапшырылды.
Әхәт Котлыәхмәтов бәйрәм уңаеннан оештырылган тантаналы митингта ясаган чыгышында, Бөек Ватан сугышына районнан 10700 кеше китеп, шуларның 3900е яу кырларында мәңгелеккә ятып калуын билгеләде.
— Без тарихыбызга тирән ихтирам белән карап, иң зур байлыгыбыз — якташларыбыз тормышын тагын да яхшыр­тырга, яшьләр кү­ңелендә ватанпәрвәрлек тойгысы тәрбияләргә омтылабыз. Илебезне саклап, кан коеп, безгә тыныч тормыш, аяз күк йөзе бүләк иткән ветераннар алдында мәңгегә бурычлыбыз! — дип ассызыклады ул.
Рузалия Хисмә­тул­лина Дәүләт җыелышы-Корылтай рәисе К. Б. Толкачевның котлау хатын укып ишеттерде, “Буыннар күңелендә хәтер һәм горурлык” федераль проектын районда тормышка ашыручы Н. Варнавскийга, Л. Заварзинга һәм А. Селищевка тырыш хезмәте өчен рәхмәт белдерде.
— Аллеяне төзү, сквер­ны яңартуга зур өлеш керткән төзүче­ләр­нең исемнәре митингта аерым билге­ләнде. Төзе­леш оешмалары җитәк­челәре А. Иванов, В. Сафоян,
Ю. Шибин һәм башкалар район хакимия­тенең рәхмәт хатлары белән бүләк­ләнде. Рәсми котлаулар, ветеран­нар­ның чыгышлары район мәдәният йорты хезмәт­кәр­ләре башкаруындагы фронт җырлары, дәртле биюләр белән бергә үрелеп барды.
Күтәренке рух белән сугарылган тантана “Бөек Җиңүгә багышлап, Мә­хәббәт, Мәңгелек һәм Тормыш хакына агач утырт!” акциясе белән тәмам­ланды. Бу үсентеләр, тамыр җәеп, киләчәктә горур агачларга әверелеп, куергазылыларның яу батырлыгы турында сөйләп шаулап утырачак!
Читайте нас: