Олимпиадада җиңүчеләр өчен Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Эдуард Сәетбатталов ярдәме белән күркәм чара оештырылды – “Башкортстанның яшь талантлары” сәләтләрне үстерү үзәгендә балалар Мәскәүдән килгән данлыклы космонавтлар белән очрашты. Дәүләт җыелышы - Корылтай рәисе урынбасары Йомабикә Ильясова, космонавтлар Виктор Горбатко, Александр Иванченков, Анатолий Арцебарский һәм Владимир Коваленок укучылар белән бик җылы аралаштылар, аларның сорауларына җавап бирделәр.
Укучылар искиткеч тамаша кылды – “чит планета кешеләре” Ал һәм Эл бик кызыклы тәҗрибәләр күрсәтте: коры су, каты кар, чын болыт эшләделәр. “Үз планеталарындагы” үзенчәлекләр турында сөйләделәр.
– Шундый акыллы, сәләтле балаларны матур киләчәк көтә, — диде Владимир Коваленок. – Хәзер инде, җиһанга очып, чит планеталарга барып төшсәгез дә, сынатмассыз, дип ышанам.
Урыс драма театры бинасында Гагарин кубогына олимпиадада җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.