Тырышлык бушка китмәде – батырлар хөрмәтенә яңа һәйкәл кую башлангычына район халкы дәррәү кушылды, һәркем кулыннан килгәнчә ярдәм күрсәтергә тырышты. 9 Май – Җиңү көнендә аны ачу тантанасы район халкының патриотик рухы чагылышы, төбәк тарихына һәм мәдәниятенә керткән өлеше символы булды. Караиделдән чыккан дүрт Советлар Союзы Герое – Петр Корочкин, Николай Романов, Сергей Черепахин һәм Нурлый Миңнеәхмәтовның портретлары мәрмәргә төшерелеп, исемнәре стелада алтын хәрефләр белән уелды.
Икенче һәйкәл районның Яңа Бәрдәш авыл биләмәсендә игелекле малтабар Фәнил Юнысовның шәхси акчасы исәбенә төзелде һәм урнаштырылды. Үлемечле яраланган иптәшен яклап, фашистларга граната ташларга әзерләнгән яугирне гәүдәләндерүче композиция янәшәсендәге плитәләргә Туган ил азатлыгы өчен гомерләрен корбан иткән якташларының исем-фамилияләре уелган. Ул исемлек яныннан Җиңү көнендә яше-карты өзелмәде, бигрәк тә сабыйларның ерак бабалары исемен эзләп йөрүен күрү шатлыклы да, сагышлы да мизгелләр иде. Һәйкәлләр бит нәкъ шул максатта – яшь буын тарихка битараф булмасын, тыныч тормышның нинди корбаннар бәрабәренә яулануын аңлап һәм белеп үссен өчен төзелә дә. Аларны төзүгә киткән чыгымнар сумнар белән исәпләнсә дә, тәрбияви әһәмияте бәяләп бетергесез. Менә шушыларны аңлап эш итүче җитәкчеләр һәм малтабарлар, шәхси өлешен кертергә тырышучы гади халык булганда, мәрхүмнәрнең якты рухы да тыныч булыр.