— Тәрбиягә бала алган әти-әниләр үзара аралашсын, тәҗрибә уртаклашсын, бердәм булсын дигән максаттан чыгып оештырыла мондый чаралар, — диде “Гаилә” үзәге директоры Ольга Крючкова.
Бүген Уфада тәрбиягә бала алган 192 гаилә яши, аларда 247 бала исәпләнә. Бәйрәмдә барлыгы 25 гаилә катнашты. Педиатр Ксения Латыйпова кызы Диана янына Александра, Земфира, Маргарита исемле кызларны тәрбиягә алган.
— Тәрбиягә бала алудан һич курыкмаска кирәк. Дәүләтебез ярдәм итә, “Гаилә” үзәге килеп карап тора, социаль педагог, психологлар төрле киңәшләр бирә. Кызларыма таяныч, терәк була алуыма бик шатмын, — диде Ксения Николаевна.
“Без — команда!”, “Күңел ачу чатыры” һәм башка шундый уеннарда гаиләләр күңел ачты, дуслык күперен ныгытты. Психологлар әзерләгән конкурсларның барысы да мәгънәле, фәһемле иде. Әти-әниләр “Гаилә — тылсымлы ил” дип аталган осталык дәресләрендә белемен камилләштерсә, балалар “Мин иҗат итәм” дәресләрендә тәрбиячеләр белән шөгыльләнде.
Бәйрәм кунаклары — Уфа шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Сынтимер Баязитов белән опека һәм попечительлек идарәсе начальнигы Татьяна Квасникова Гаилә көне белән котлап, уңышлар теләде, балаларга табигать кочагында ял итү мөмкинлеге биргән өчен профилакторий директоры Римма Еникеевага, оештыручыларга рәхмәт белдерде. Тәмле призлар, күтәренке кәеф балаларга көч, дәрт өстәде.