+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 Май 2015, 19:46

Бишесен берьюлы кочасым килә”

Приют мөдире, күпбалалы әни Ләйсән Бәдриева шулай ди.Тормыш шулай корылган: әти-әнине сайлап алмыйлар. Алар кем, тормыш халәте, гаилә хәле нинди генә булмасын – барыбер үз кадер­леләрең. Һәр сабый дөньяга үз бәхете белән килә. Ходай адәм баласын гаилә корып, балалар үстерү, тәрбияләү өчен яраткан, җаваплы иткән. Һәр гаилә – җәмгыятебезнең көзгесе. Кызганычка каршы, проблемалы гаиләләр дә шактый, социаль приютлардагы караучысыз, гаиләсез калган балалар саны кимеми.

Балтач районының Югары Карыш авылында халыкны социаль хезмәтләндерү комплекслы үзәгенең балалар һәм үсмерләр өчен социаль приют бүлеге 2003 елның февра­леннән бирле эшләп килә. Биредә төньяк зонага кергән Борай, Балтач, Мишкә, Караидел районнарыннан катлаулы, авыр тормыш хәленә тарыган балалар тәрбияләнә. Тормыш төбенә төшкән, эчкече, авыр хәлдә калган гаиләләрдәге балаларны, гадәттә, районның опека органы китерә. Ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән­нәрнең балалары башка гаиләгә биргәнче, яки балалар йортына урнаштырганчы вакытлыча шушында тәрбия­ләнә. Бүген приютта яшәгән 19 баланың иң кечесенә — 5 яшь, иң зурысы 9нчы сыйныфта укый. Учреж­дениедә яшәү, тәрбияви-педагогик эш алып бару өчен шартлар тудырылган. Социаль-медицина-педагогик консилиум булдырылган. Балалар һәм үсмер­ләрнең акыл-сәләте комплекслы тикшерелә, белгечләр тарафыннан психолог-педагогик ярдәм күрсәтелә. Тәрбияләнү­челәр Югары Карыш гомуми белем бирү мәктәбенә укырга йөри, мәктәпкәчә яшьтәге нәниләр белән тәрбиячеләр шөгыльләнә. Приют базасы нигезендә, шулай ук, кечке­нәләрне мәктәпкә әзерлиләр.
— Без аяныч хәлдә калган балаларны тәрбиялибез, карыйбыз, аларның мәнфәгать­ләрен, хокукларын яклыйбыз. Ләкин нинди генә конфликт килеп чыкса да, аның уңай нәтиҗәсен, гаилә хәленең яхшыруын көтәбез, баланы үз әти-әнисенә бирү, гаиләне саклап калу яклыбыз. Чөнки биредә барлык шартлар булса да, гаилә мохитен, әти-әни җылысын бернәрсә дә алыштыра алмый. Күпчелек очракта ата-аналар хатасын таный, ант итеп, үтенеп, ялгыштык, дип нарасыйларын алып китә. Андыйлар безгә кире кайтмый, – дип сөйли социаль приют мөдире Ләйсән Бәдриева.
Дөрес, һәр сабый өчен үз әти-әнисе газиз. Өйдә ачлык, ялангачлык көтсә дә, баланың күңеле туган оясына тартыла. Бүре баласын бүреккә салсаң да, урманга карый, диләр. Йөздән бер бала кайтмыйм дияргә мөмкиндер. Бер уйла­саң, тамагы тук, өсте бөтен, уйныйм дисә уенчыгы күп, укыйм, шөгыльләнәм дисә — мөмкин­лекләр бар, изге күңел­ле, ягымлы карашлы белгеч­ләр һәр­вакыт ярдәмгә әзер. Ә бит араларында, 4-5 яшькә җитеп, калак тота, юына белмәгәннәре дә очрый. Андый балалар, гадәттә, баштарак сагынса да, кайтасым килә дип әйтми...
Приют хезмәткәрләренә балаларга әхлакый тәрбия бирү, укучыларның сәләтен ачу, үстерү, аларны укыту, хезмәт сөяргә өйрәтү кебек бурычлар куелган. Коллективта зур педагогик стажлы, тәҗрибәле хез­мәткәрләр көч сала. Психолог Кадрия Габбасова, тәрбиячеләр Альфира Вәлиул­лина, Рима Гыйләҗетдинова, Гүзәл Галиханова, Зәмфирә Кәшфуллина, Равилә Галиханова, Зөһрә Хәмәтова, социаль педагог Филия Сибатова, шәфкать туташы Зәнфирә Саттарова белән диета буенча җаваплы Флорида Исламгалиеваны җитәкче мактап телгә алды. Озак еллар сәламәтлек сагында торучы Зәнфирә Сат­таро­ваның хез­мәтен аерым билгелисе килә. Тәҗ­рибәле хез­мәткәр күзәт­челеге нәтиҗәсендә приюттан бер генә бала да каты авырып дәваханәгә озатылганы юк. Баланың чирен башлангыч чорында ук сизеп, шундук тиешле чара күрә белә ул. Әйткән­дәй, Зәнфирә ханым да, психолог Кадрия Габбасова да тәрбиягә балалар алып үсте­рәләр. Хезмәткәр Алсу Сабирова балаларга сәхнә кием­нәрен үзе тегеп бирә. Пешек­челәр Альбина Шәйбәкова, Зөлфия Шәяхмәтова тәрбия­ләнүчеләрне тәмле аш белән сыйлый. Фәния Хөсәенова, Фидаил Гыйндуллин, Валерий Саттаров, Илфат Такиуллин хуҗалык эшләрендә җаваплы. Водитель Илүс Гатиятуллин да юлга чыгарга һәрчак әзер.
— Комплекслы үзәкнең директоры Зәлифә Мәгъзүмовага коллектив исеменнән рәхмәт белдерәм. Приютны төзеклән­дерү эшләре, спонсорлар табып, балаларга мәктәп кирәк-ярагы алу, яңа җиһазлар булдыруда тырышлыгы зур, — ди Ләйсән Бәдриева.
Әйткәндәй, Ләйсән Флүр кызының үзенең гаиләсе дә үрнәк итеп куярлык. Шушы авылда тырыш, уңган, алтын куллы, күпбалалы Гөлнур һәм Флүр (әтисе инде мәрхүм) Шәйбәковлар гаиләсендә туып-үскән кыз мәктәптән соң, Бөре педагогия институтының башлангыч белем бирү педагогикасы һәм методикасы факультетында белем ала. Күрше авылларда укыта, авыл билә­мәсендә яшьләр эшләре буенча белгеч, приют ачылгач, башта – социаль педагог, үткән елның көзеннән мөдир булып эшли. Үзләре төзегән мәһабәт йорт шат тавышлардан яңгырап тора. Олы улы Инсаф — Нефтекама колледжында беренче курста, Ильяс — мәктәптә тугызынчы, Азамат өченче сыйныфларда укыйлар. Баһа­дир егетләр арасындагы бер бөртек сеңелләре — Нәфисәгә өч яшь ярым булса, төпчек Булатка —бер яшь тә сигез ай. Малайларны кеч­кенәдән хезмәт сөяргә өйрәтә гаилә башлыгы. Көрәк тә, балта да тоталар, эшне белеп эшлиләр, бакчада да алар зур ярдәмче, бал кортлары да карыйлар. Нәфисә күбрәк әнисе янында, үзе нәни булса да, кече туганын караша. Гаилә эшлә­рендә, балалар тәрбия­ләүдә Ләйсән ханымның тормыш ип­тәше Фәрдәт Фаяз улының яр­дәме зур. Җаваплы эшендә ки­ңәшче дә, терәк-таяныч та ул.
— Бала берәү булса да, күп булса да, бертөрле яратасың. Мораль яктан авыр, балалар кызганыч, кайткач та озак уйландыра. Балаларын үзенә карата нәфрәт уятырлык дәрә­җәгә җиткергән ата-аналар өчен хәтер кала. Сабыйны бит тугыз ай йөрәк астында кадерләп йөртәсең. Шуларны уйлап, эштән кайткач, бала­ларымның бишесен дә җыеп кочасы килә, — ди тәҗрибәле педагог, күркәм холыклы, мөлаем хатын-кыз, быел “Ана даны” медале белән бүләк­ләнгән
Читайте нас: