+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 Май 2015, 19:44

Шундый рәхәт әти-әни янында!

Моны Исхаковлар үз канаты астына сыендырган ике бертуган кыздан да яхшырак аңлаучы бар микән?Стәрлебаш районы үзәгендә гомер кичерүче күркәм пар – Исхаковлар гаиләсендә яшәүче Аделина белән кечкенә Милана Янзаковаларның язмышы уйландыра да, сөендерә дә. Кызларны кечкенә чагында ук әниләре ташлап чыгып киткәч, 7 яшькә кадәр дәүәти һәм дәүәни ярдәмендә яшь әти берүзе тәрбияли. Ләкин ике ел элек ул вафат була. Аның бертуган апасы Гөлнара балаларны тәрбиягә ала.

— Сеңлемнең дүрт баласы бар, уйламаганда мин дә күпбалалы әни булдым, – ди Гөлнара ханым.
Чыннан да, хәләл көчләре белән яшәүче Гөлнара һәм Фәнис Исхаковлар гаиләсенә райондашлары соклана, аларны үрнәк итеп куя. Зианчура районының Исәнгол авылында туып-үскән Гөлнара Салават шәһәрендә педагогия училищесын тәмамлый. Дус кы­зының туенда Фәнис Рәфис улы белән таныша һәм күп тә үтми тормыш корып җибә­рәләр. Биш ел Мәләвез шә­һәрендә, аннары биш ел Зианчурада башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли. Фәнис Рәфис улы Исәнголда мулла була, Казанда Ислам институтын тәмамлый, юллама бу­ен­ча гаилә Волгоград шәһәрендә яши. Күңел туган якка тарта. Ике елдан гаилә Стәрлебашка әйләнеп кайта. Үз көчләре белән матур итеп йорт тергезәләр. Фәнис әфәнде эшкуарлык белән шөгыльләнә. Гөлнара ханым укытучылык эшен дәвам итәргә тели, ләкин мәктәптә урын булмый. Ул чәч кисәргә өйрәтү курсларында укый.
Исхаковлар өч балага гомер биргән. Олы кызлары Алина Казан дәүләт техник университетын тәмамлаган, тормышта. Гөлназ шул ук уку йортының дүртенче курсында белем ала. Төпчекләре Ислам-Хәлиф Аделина туганы белән 8нче сыйныфта укый. Иң кечесе Милана 4нче сыйныфта белем ала. Әти-әни балаларын кечкенәдән әдәпле, тәртипле булырга, эш сөяргә, белемгә омтылырга өйрәтә. Аларны җиде яшьтән намазга бастыралар. Догаларны нәни чактан өйрәнеп үсәләр. Ислам буш вакытында йорт эшләрендә булышса, кызлар уңган хуҗа­бикә, аш-суга оста әни янында. Милана сәнгать мәктәбенә дә теләп йөри. Ә апасы укуга әвәс, уку — минем киләчәгем, дигән төпле фикердә ул.
— Өйгә беркайчан да спиртлы эчемлекләр керт­мәдек. Үзара тавыш күтәреп сөй­ләшүне дә хуп күрмибез. Балаларга каты эндәшмибез, һәрнәрсәне тыныч итеп аңла­табыз. Бала күңелен юкка гына көзгегә тиңләмиләр, гаиләсен­дә ни күрсә, үскәч тә шундый була ул, һәрвакыт акыллы, тәртипле булырга өндибез, – ди Гөлнара Исхакова.
Исхаковларның матур традициясе дә бар: балалар дәрес әзерләгәннән соң, кичен барысы бергә җыелып телевизор карыйлар икән. Ләкин кан-коеш, негатив мәгълүматлы тапшыруларны түгел, үзләре­нең гаилә тупланмасындагы матур, мәгънәле фильмнарны сайлап алып карыйлар. Шулай ук һәр пәнҗе­шәмбе яки җомга әни кеше кызлар белән бергә коймак пешерә, мәрхүмнәр истәлегенә дога кылалар. Сигез буынга кадәр нәсел агачын да тикшереп белгәннәр. Каникулларда исә Исхаковлар гаилә дуслары белән табигать кочагында, шулай ук истәлекле, тарихи урыннарда булырга ярата.
Читайте нас: