— Башкортстан Русиядә һәм чит илләрдә нефть химиясе, “кара алтын” табуда һәрвакыт яңа технологияләргә омтылып эш итүче төбәкләрнең берсе буларак билгеле, — диде Халыкара күргәзмәне ачу тантанасындагы чыгышында республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов. — Бүгенге мәртәбәле чарада дөньяның 12 иленнән һәм Русиянең 35 төбәгеннән нефть һәм газ сәнәгате белән бәйле 400дән артык компаниянең катнашуы моны тагын бер тапкыр раслый.
Зур чарада катнашучы кунакларны Рөстәм Хәмитов республикада үтәчәк ШОС һәм БРИКС саммитларына әзерлек барышы белән таныштырды. Рөстәм Зәки улы мәртәбәле чараларны югары дәрәҗәдә үткәрү өчен башкалабызның, нигездә, әзер булуын билгеләде.
— Башкортстан башкаласында үткәрелүче традицион форумнан һәрвакыт зур канәгатьләнү алабыз, — диде тәбрикләү сүзендә Мәскәү кунагы Генадий Шмаль. — Башкортстан илнең нефть химиясе тармагын һәм шушы табигый байлыкны үзләштерү куәтен үстерүгә зур өлеш кертте. Республикада беренче зур нефть яткылыклары табылу, Башкортстанга “икенче Баку” дигән исем бирү — һәммәсе дә республика нефтьчеләренең хезмәт батырлыгы белән бәйле. Биредә нефть һәм газ сәнәгатенең яңа технологияләре кулланылды. Көнбатыш илләренең Русиягә карата санкцияләр игълан итүе дә безгә тармакны модернизацияләргә, аны иң камил җиһазлар белән коралландырырга комачауламады. Мин мондый бердәмлеккә ирешүдә Башкортстанда ел саен үткәрелүче чараларның да өлеше бар дип исәплим.
Халыкара күргәзмәне рәсми рәвештә ачканнан соң кунаклар экспозицияләр белән якыннан танышты. Республика Башлыгы чарада катнашучылар белән аралашты һәм чит төбәкләрдән килгән кайбер предприятие вәкилләре сорауларына җавап бирде.
Әлбәттә, күргәзмәдә чит илләрдән катнашучыларның күп булуы игътибарны җәлеп итә. Кытай, АКШ, Бөек Британия, Германия, Румыния, Польша, Франция, Словения компанияләре вәкилләре үз продукцияләрен алып килгән.
Башкортстанда нефть химиясе атналыгы мөһим очрашу-тәкъдим итү чараларына бай булмакчы. Бүген башкалада Русия Хөкүмәте җитәкчелеге һәм федераль министрлык, аерым төбәкләр башлыклары катнашлыгында “Зур химия” форумы ачылачак.
Медицинский центр "Форвард": анализы, узи, экг.