+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 Май 2015, 22:21

Хакасиягә ярдәм итик!

Хакасия Республикасы Башлыгы Виктор Зиминнан Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов исеменә хат килде. Анда ул “Хакасия Республикасындагы янгыннар белән бәйле гадәттән тыш хәл бу фаҗига нәтиҗәләрен бетерүгә, торак тергезүгә һәм гражданнарга ярдәм күрсәтүгә зур чыгымнар таләп итте. Меңнәрчә кеше йортсыз калды, социаль өлкә объектлары җимерелде”, дип яза һәм башкортстанлылардан ярдәм сорый.

Безнең халык кеше кайгысына битараф кала торганнардан түгел. Хакасиядәге җимерекләрне төзәтү белән бәйле чараларны финанслау өчен акча күчерергә теләүчеләргә реквизитларны хәбәр итәбез:

ХРОФ “Республика”, ИНН/КПП 1901089888/190101 001,
р/ч 40703810337110000017
Хакасский РФ ОАО “Россельхозбанк” г. Абакан,
БИК 049514767,
К/с 30101810700000000767.


Түләүнең ни өчен тәгаенләнүен билгеләү өчен мотлак текст язарга кирәк:
“Добровольное пожертвование пострадавшим от “Огненной стихии” в Республике Хакасия. НДС не облагается”.
Шулай ук төзелеш материаллары һәм азык-төлек белән ярдәм итәргә мөмкин.
Читайте нас: