+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 Май 2015, 22:08

“Мәрхәмәт” белән Кытайга

Бөре балалар йортында тәрбияләнүче нәниләр ерак сәфәрдән кайтты.Сәяхәткә сигез бала сайлап алынган иде. Аларның һәркайсы нинди дә булса уңышка ирешкән — уку алдынгысы, спорт һәм бию буенча Русия чемпионнары.

— Әлеге сәяхәтне безгә Русия балалар фонды җитәкчесе Альберт Лиханов тәкъдим итте. Ә “Мәрхәмәт” Бөре балалар йорты белән тыгыз бәйләнештә, шуңа күрә нәкъ әлеге балалар йортының тәрбияләнүчеләрен җибәрергә булдык, — ди “Мәрхәмәт” хәйрия фонды менеджеры Ольга Вахитова.
Чит илдә балаларга бай сәфәр программасы төзелгән була. Визит кысаларында Кытай хәйрия фондлары белән рәсми очрашу да уза. Башкортстаннан барган балалар анда, милли бию башкарып, барысын да таң калдыра. Бер атна эчендә алар Пекинның истәлекле урыннарында булып, Бөек Кытай стенасын да күреп кайта.
— Исән-имин йөреп кайттык, — ди Бөре балалар йорты директоры Александр Крымов. — Балалар чит ил һәм шәрык мәдәнияте белән танышып кайтты. Сәяхәт ахырына балалар туган илләрен сагынды. Милли аш белән үзебезнең ак икмәкне ашар өчен Пекиндагы урыс ресторанына барырга туры килде.
— Чит илдә мине шаккатырган урыннар — дөньядагы иң зур мәйдан һәм Олимпия уеннары авылы. Халык телендә “урыс базары” дип аталган кибеттә булдык. Анда мин планшет сатып алдым, — ди сәфәрдә булган балаларның берсе Валентин Самойлов.
Кытайда булып кайтканнан соң, балаларда чит телләр өйрәнү теләге уянган. Ике-өч дистә сүз ятлап кайтканнар. Бу өлкәдә белемнәрен Интернеттагы видеодәресләр аша тулыландырмакчылар.
Май ахырында Башкортстанга Кытайдан да сигез укучы киләчәк. Республикабызда аларны музейлар, театрлар, истәлекле урыннар һәм гүзәл Башкортстан табигате көтә.
Читайте нас: