+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 Май 2015, 23:50

“Безнең баш командующиебыз!”

Бөек Ватан сугышы ветераны Заһидә Шәмсетдинова турында аның балалары олы ихтирам һәм ярату белән шулай ди.Миякә районының Өршәкбаш-Карамалы авылында гомер кичерүче 94 яшьлек Заһидә Габдулла кызының данлы һәм бик авыр тормыш юлы миндә зур кызыксыну уятты. Иң элек, каһарман якташыбызның яшьтәше булган өчен. Хәер, Советлар Союзы Герое Миңнегали Гобәйдуллин кайбер документларда 1923 елда туган дип бирелә.

— Нишләп безнең Миң­негали 23нче елгы булсын ди?! Ул бит минем белән бер елгы егет, хәтта ярты яшькә олырак та иде әле. Ул — март башында, ә мин август азагында туганбыз. Миңнегали белән бер сыйныфта укыдык. Бер парта артында утырган чаклар да булды. Ул бик ярдәмчел һәм оста куллы иде — бик килешле итеп имәннән чабата күтәрмәләре ясап бирер иде. Шулай иткәч, чабаталар да коры булды, үзебез дә зифа буйлырак күрендек. Аннан соң, Миңнегалине сугыш башланыр алдыннан бригадир итеп куйдылар, ә 1923 елда туган ке-шегә ул чакта нибары 17 яшь булыр иде. Безнең Миңнегали сугышка җитди ир-егет булып, 21 яшен тутырып китте, — ди шул хакта сүз башлагач, зиһене искиткеч анык, ишетү һәм күрү сәләте яшьләрнекенә биргесез булган Заһидә Габдулла кызы.
Ул — тере тарих. Шул ук вакытта Заһидә апа геройның сыйныфташы булуы белән генә данлы түгел — яшьтәше Миңнегали фронтта гомерен аямаганда, ул да тылда ару-талу белмичә эшләгән. Сугыштан соң да фидакарь хезмәте белән герой авылдашына тиң булган. Заһидә Шәмсетдинова — рәсеме дистә еллар буена гәзит битләреннән төшмәгән алдынгы савучы, бихисап бүләкләргә, шул исәптән “1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен”, “Хезмәт ветераны”, дистәләгән юбилей медальләренә, бишьеллыклар җиңү­чесе билгелә­ренә, Мактау грамоталарына лаек була.
Хезмәт батыры Заһидә ире Фәррах белән алты бала үстерә. Хәлил, Рәйсә, Римма, Рида күптән инде башкалада яшиләр, бүген зур урыннарда эшләүче балалар үстергәннәр. Ә Фәниле белән Флүре туган авылында калганнар, әнилә­ренә олыгайган көндә ышанычлы терәк алар. Заһидә апа читтәге балалары һәм оныклары җылысын да тоеп яши — һәрберсе үзләре өчен бик кадерле кешене үзенчә кайгырта, үзенчә хәстәрли. Шул ук вакытта, төп йортта калган төпчек улы Флүр һәм килене Венера турында аерым рәхмәт сүзләрен әйтәләр:
— Әниебезне үз әниседәй якын күреп тәрбияләүче, безнең өчен җан атып торучы киленебез, искиткеч туган җанлы, ярдәмчел энебез бик кадерле — аларга Ходай озын гомер, сәламәтлек бирсен! — ди башкалада яшәүче иң олы апалары Рәйсә.
Венера белән Флүрне авылдашлары да ихтирам итә. Күп еллар алдынгы шофер булган Флүр Шәмсетдинов моннан 15 ел элек, кайчандыр сөргенгә җибәрелгән сәүдәгәр Габдулла картәтисенең шө­гылен дәвам итеп, шәхси малтабар булып китә. Аның Өршәкбашта, Байтимердә азык-төлек һәм көндәлек куллану товарлары кибетләре бар. Флүр ике сатучысына хезмәт хакы гына түләп калмый, аларга кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша.
— Үзләре бик уңган, тың­лаучан, берсенең гаиләсендә — өч, икенчесенекендә ике бала үсә, ярдәмсез булмый, — ди Флүр.
Әйткәндәй, ул сатучыларына үз гаиләсенә даими алдырган “Кызыл таң” һәм районның “Безнең дәвер” гәзитләрен бүләк итеп яздыра. Бу үзе генә дә аның киң күңеллелеге, югары мәдә­ниятлелеге хакында сөйли.
Читайте нас: