+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 Май 2015, 23:51

Горурланабыз! Үрнәк алабыз!

Кичә республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов бер төркем фидакарьләрне бүләкләде.— Эшебезне, казаныш­ларыбызны күреп, югары бәя бирүегезгә чиксез шатбыз. Киләчәктә тагын да ныграк тырышырга сүз бирәбез! — бу сүзләрне бүләкләү тантанасына килүчеләрнең күбесе кабатлады.

Республика Башлыгы җы­елучыларны сәламләп, аларга рәхмәт сүзләрен җиткерде, кайбер хезмәткәрләрнең уңыш­ларын аерым билгеләп үтте. Әйтик, бу көнне Салават Юлаев ордены белән бүләклә­нүчеләр — Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәү­ләт филармониясенең аккомпаниатор-концертмейстеры Ридик Фәсхетдинов белән Эстониядәге “Агыйдел” баш­корт мәдәни җәмгыяте рәисе Флүзә Хәйруллинаның иҗади уңышларын күптән күзәтеп килүен, аларга ихлас соклануын белдерде.
Язучы һәм тәрҗемәче Әсхәл Әхмәтхуҗинга Һәдия Дәүләтшина исемендәге дәүләт премиясе тапшырылды. Ул үзе исә республика җитәкчесенә ике китабын бүләк итте.
Башкортстан дәүләт медицина университетының кафед­ра мөдире Фәния Мирсәева белән Уфа шәһәренең Олимпия резервындагы 1нче махсуслашкан балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тренеры Альберт Тимербулатов Русия Президентының Рәхмәт хатын алдылар.
— Хезмәттәшләрем, рес­публика, ил җитәкчеләре эшемне югары бәяләде, шуңа чиксез шатланам. Киләчәктә дә Башкортстаныбызның чәчәк атуын телим, — дип уртак­лашты Фәния Зәртдин кызы.
“Башкортстанда фидакарь хезмәт өчен” билгесе, респуб­ликаның Почет грамоталары белән бүләкләнүчеләр өчен дә бу көнне “йолдыз сәгате” булды. Иң алдынгылар, иң тырышлар мактаулы исемнәр алды. Алар — башкаларга үрнәк. Алар — горурлыгыбыз!
Читайте нас: