+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 июнь 2015, 23:50

Бу сабыйлар бишек җырын ишетмәгән...

Йомагуҗа авылындагы Балалар йортында тәрбияләнүчеләрнең күпчелегенең әти-әнисе исән-сау.Балалар йортына беркем дә үз теләге белән килеп керми. Әгәр сабыйларга сайлау мөмкинлеге бирелсә, берсе дә туган йортыннан аерылмас иде. Тик әлегә җәмгыятебездә гаиләсеннән аерылган ятимнәрнең бер катламына ата-ана йортын Балалар йорты алыштыра. Аларның күпчелеге социаль ятимнәр исемлегендә, ягъни әти-әниләре якты дөньяда, кайдадыр якында гына шул ук һаваны сулап, шундый ук ямьле җәйләрне каршылап яши. Күгәрчен районының Йомагуҗа авылында урнашкан Балалар йортында тәрбияләнүче 24 баланың да алтысы гына тома ятим, ә калганнарының нәни йөрәгендә, бүген булмаса, иртәгә әнием килеп алыр, дигән өмет саклана.

1997 елда элекке балалар бакчасы нигезендә башта мәктәп-интернат буларак ачылып, соңрак Балалар йортына әйләнгән бинага әлләни үзгәрешләр кертелмәгән. Өлкән кызларның һәм малайларның да, кечерәкләрнең дә аерым бүлмәләре бар, ял итү, дәрес әзерләү өчен шактый иркен зал, өйдәге җыйнаклык белән бизәлгән ашханә — балалар күңеле китек булмасын өчен бөтен шартлар да тудырылган. Биредә республиканың төрле төбәкләреннән, нигездә, Куергазы, Зианчура, Иглин, Күгәрчен районнарыннан, Күмертау, Октябрьский, Ишембай шәһәрләреннән килгән 6 яшьтән 16 яшькә кадәр балалар тәрбияләнә. Әлбәттә, монда килеп җиткәнче төрле язмыш сынаулары үтәргә өлгергән, тормышның ачы камчысыннан ару тукмалган сабыйлар бу йортта үзләренә җылы яшәү урыны гына түгел, тиешле белем һәм тәрбия бирүче якын кешеләр дә тапкан.
Читайте нас: