+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 июнь 2015, 23:47

Сабантуйны халык көтеп алды

Әлшәй төбәгендә милли чаралар, хезмәт бәйрәмнәре һәрчак киң колач белән үтә. Моның өчен җирлек тә бар – агымдагы Әдәбият елы Бөек Җиңүнең 70 еллыгы, район оештырылуга 80 ел тулу билгесе астында үтә. Район хезмәтчәннәре язгы басу эшләрен беренчеләрдән тәмамлап, республикада сабантуйларга старт бирде. 30 майда үткән Әлшәй сабантуенда Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитовның катнашуы хезмәт бәйрәменең дәрәҗәсен күтәрде.

Районга сәфәре барышында Башкортстан Башлыгы “Раевка элеваторы” акционерлар җәмгыятендә булды. “Башкортстан бройлеры” җәмгыяте составына керүче бу предприятиедә берничә төрле катнашазык җитеш­терелә, шулай ук биредә ашлык һәм майлы культуралар кабул итү, аларны киптерү һәм эшкәртү буенча хезмәтләр күрсәтелә.
“Башкортстан бройлеры” җәмгыяте генеральный директоры Олег Дробышев билгеләвенчә, агымдагы елда катнашазык заводында һәм элеваторда күләмле яңарыш көтелә. Шушы максатта 90 миллион сумлык җиһазлар сатып алыначак. Алар барысы да үзебезнең илдә җитештерелгән.
Башкортстан Башлыгы, моның белән генә чикләнеп калмыйча, тиз арада предприятиенең яңа чиратларын файдалануга тапшыру зарурлыгын ассызыклады.
Сабантуй мәйданында республика җитәкчесен халык көчле алкышлар, җыр-моң белән каршы алды. Авыр атлетика буенча Русиянең спорт мастерлары Рәмис Шәфыйков, Динар Исламоратов, Игорь Репш, Ришат Миңнеяров катнашлыгында мәйданга Сабантуй флагы кертелгәч, хезмәт бәйрәмен ачу хокукы Әлшәй районының шәрәфле шәхесләре, хезмәт ветераннары Солтангәрәй Кирәев һәм Ягафәр Исхаковка бирелде, Сабантуй флагын исә иң алдынгы механизатор Риф Латыйпов, савучы Зәлифә Хаҗиева, спортчы Ришат Миңнеяров күтәрделәр.
Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов зур кызыксыну белән Бөек Җиңүгә багышланган театрлаштырылган тамашаны, барабанчылар парадын карады. Аннары мәйданга тантаналы маршта авыл биләмәләре һәм хуҗалыклар, пред­приятиеләр һәм оешмаларның механикалаштырылган колонналары керде. Тәбрикләү чыгышында Рөстәм Хәмитов район эшчәннәрен язгы басу эшләренең уңышлы тәмамлануы белән котлады.
Читайте нас: