+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 июнь 2015, 22:30

Бар да лачын кебекләр

Чик буе гаскәрләре ветераннарының республика оешмасы 200 кешене берләштерә.Узган ел ахырында республикада яңа оешма — чик буе гаскәрләре ветераннарының төбәк иҗтимагый оешмасы барлыкка килгән иде. Чара Чишмә районының Алкино-2 поселогында узды, Башкортстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан 200ләп чик сакчысы-ветеранны берләштерде.

Оешмага Зөлфәт Габидуллин җитәкчелек итә. Аз гына вакыт эчендә күп эш башкарылган. Чик сакчылары исемнәрен мәңгеләштереп, дүрт һәйкәл ачылган. Шундый зур чараларда да, көндәлектә дә, оешма әгъзалары еш очрашып тора, бергә узган елларны, хезмәттәшләрен искә ала.
28 майда ил белән бергә Чик сакчысы көнен билгеләделәр. Чара Алкино-2 поселогында саф һавада узды. Көне дә бәйрәм өчен генә сайланган кебек иде. Кояш, саф яшеллек, музыка... Һәйкәл тирәли чик сакчылары сафка тезелде. Хәрби җырлар яңгырады. Җые­лучыларны сәламләп, Зөлфәт Зәки улы чыгыш ясады, чик сакчыларын бәйрәм һәм чик буе гаскәрләре булдырылуга 97 ел тулу белән тәбрикләде.
Рәистән чик буе гаскәрләренең абруе, үзенчәлеге турында сорашабыз.
— Ватан чикләренең соңгы метрларыннан йөрү һәркемгә дә тәтеми шул! — ди ул. — Ничә еллар узса да, чик буенда хезмәт итү онытылмый. Бүген армиядә, бигрәк тә чик сакчысы булып хезмәт итү янә абруйлы санала. Еш очрашабыз, бу көнне ветераннар традиция буенча гомерен кызганмыйча дошманга каршы көрәшкән хезмәттәшләрен искә ала, һәйкәлләргә чәчәкләр сала. Чик сакчыларының Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары, Сахалинны азат итүгә, Әфганстан, Таҗикстан, Кавказ төбәгендәге чикләрне саклауга керткән өлеше бәяләп бетергесез. Ветераннарны бергә туплау гына түгел, яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү максатында да эшли алар.
Зөлфәт Габидуллин оешманың эшчәнлеге белән таныштырды. Лаеклы хезмәт итүчеләр медальләр, Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Алкино-2дә бу көнне күп тапкыр “Русиягә хезмәт итәм!” дигән сүзләр яңгырады. Бүләкләнүчеләргә кушылып, олысы-кечесе “Ур-ра!” кычкырды.
Әйткәндәй, оешма эше белән Русия чик сакчылары сайты аша да танышып була. Анда оешманың үз сәхифәсе булдырылган, аны мәгълүмати яктан оешма вәкиле Рамил Исхаков баетып тора.
Чик сакчыларының шатлыгын уртаклашырга абруйлы кунаклар да килгән иде. Аларның берсе — Чишмә районы имам-хатыйбы Зөфәр хәзрәт. Зөфәр хәзрәт өчен Чик сакчысы көне бигрәк тә әһәмиятле, бу көнне аның улы һәм бәйрәм алдыннан гына оныгы туган.
— Бу һәм мәңгелек дөньяда шатлык һәм бәхет, тынычлык телим, — диде ул.
Дога укылды, Русия һәм Башкортстан гимннары яңгырады. Тынычлык, Ватан, бәхет, иминлек турында уйлану вакыты булды бу.
Читайте нас: