+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 июнь 2015, 22:19

Без янмасак, кем янар?

Илеш районында яшьләр арасында хәрби-патриотик эшкә зур игътибар бирелә.Ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев һәм Советлар Союзы Герое Әнвәр Абдуллин туып-үскән Илеш районында 9 май – көтеп алынган олы бәйрәмнәрдән. Бу һич гаҗәп түгел: фронтка киткән 10 мең якташыбызның 6841е яу кырында ятып калган. Туган якка әйләнеп кайтканнарның да быелгы Җиңү көненә 47се генә исән иде. Шуңа да еллар үткән һәм ветераннар сафы сирәгәйгән саен аның әһәмиятен ныграк аңлыйсың, ныграк төшенәсең. Әлбәттә инде, ветераннарга карата кадер-хөрмәтне, үзләре исән чакта күрсәтеп калырга омтылу теләге табигый һәм урынлы. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан район күләмендә оештырылган төрле мәдәни чаралар, кылынган эш-гамәлләр нәкъ менә шуңа саллы бер дәлил булып тора.

Читайте нас: