+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 июнь 2015, 01:17

Ак өмет булып җилферди Сабантуй сөлгеләре!

Бүген республиканың дистәләгән районында милли бәйрәм тантана итә.Сабантуй сөлгеләре лә,Кояштыр өлгеләре...Чигүчесе кем икән соң?Кемнәрнең сеңелләре?Кемнәрнең сөйгән ярларыТамызган күз нурларын,Ал чәчәкләр итеп чиккәнНазлы сөю җырларын?

Билләһи, җанлы шикелле
Лаләсе, сөмбелләре...
Батырны чын батыр итә
Саф көрәш сөлгеләре!

Борынгы батыр куәте
Күчә яшь егетләргә.
Килешә сөлге, килешә
Яшь Алып кебекләргә.

Чигү чиккән яшь сылукай
Елмаеп әйтә кебек:
Тугры ярың мин булырмын,
Билеңне бирмә, егет!


Зөлфәт шигырендәге кояш өлгеле сөлгеләр бүген республиканың күп кенә кала һәм салаларында җилферди – ниһаять, халкыбызның буыннардан-буыннарга күчә килгән, нинди заманда да чын милли бәйрәм, хезмәт кешесенә мәдхия яңгыраган күркәм тантана булып балкыган Сабантуйлар чоры башланды!
Узган атнада ул Стәр­летамак, Салават, Әлшәй, Кырмыскалы, Күгәрчен, Мә­ләвез районнарында узды. Язгы кыр эшләре барышы, анда ирешелгән уңышлар турындагы хәбәрләрне һәркем олы кызыксыну белән көтеп ала. Әлегә республиканың 21 районында чәчү эшләре тулысынча тәмамланган, калганнарында тәмамлану алдында, гомумән, язгы кыр эшләренең 98 проценты башкарылган. Шуңа да авыл хуҗалыгында эшләүчеләр күтәренке кәеф, ак өметләр белән сабантуй мәйданнарына чыга.
Халкыбызның чын мәгъ­нәсендә үз иткән, яраткан Сабантуй бәйрәмнәре алдын­нан күп кенә районнарда җир сөрүчеләр бәйгесе узды. Корыч атларын иярләгән җир уллары, каз тешедәй тигез буразналар салып, үз осталыкларын күрсәтте. Ә кайбер районнарда авыл хужалыгы техникасы сабантуй мәйданыннан сафка тезелеп узды. Биредә бабаларыбыз кулыннан төшмәгән сабаннан алып, бүгенге көндә файдаланучы уңайлы һәм куәтле техник чаралар күрсәтелде.
Бүген бәйрәм Әбҗәлил, Аскын, Бакалы, Белорет, Биш­бүләк, Бөре, Благовар, Благовещен, Бүздәк, Гафури, Дәүләкән, Дүртөйле, Илеш, Зилаер, Калтасы, Караидел, Краснокама, Куергазы, Федоровка, Ярмәкәй һәм башка районнарда уза. Башкалада ул 12 июньдә оештырылачак. Шул ук вакытта, сабантуй сөлгеләре дөнья буйлап сәяхәткә чыга. Бүген Ырынбур өлкәсенең Татар Каргалысы авылында VI Бөтен­русия авыл сабантуе уза, гомумән, сабантуй сөлгеләре җәй айларында Америкадан Австралиягәчә милләт­тәш­ләребез яшәгән төбәкләрдә ак өмет булып җилфердәячәк.
Читайте нас: