+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 июнь 2015, 01:04

“Сүзем яшәр әле илемдә”

Туймазыда шагыйрь-сатирик Тимер Арсланны искә алдылар.Туймазыда шагыйрь-сатирик Тимер Арсланның 100 еллыгы уңаеннан бәйрәм чаралары үтте. Кунаклар язучы һәм драматург Әсгать Мирза­һитовның һәм композитор Әкрам Даутовның каберенә чәчәкләр салды, Төмәнәк авылында модельле китапханәдә, “Инәки чишмәсе”ндә булды. Кичен Туймазы татар дәүләт драма театрына юбилей кичәсенә килүчеләрне фойеда балалар музыка мәктәбенең халык уен кораллары ансамбле каршы алды. Үзәк район китапханәсе Тимер Арсланның китапларыннан һәм аның турындагы материаллардан бай күргәзмә оештырган иде.


Залдагыларны район хакимиятенең эшләр идарәчесе Дилә Арсланова сәламләде, аннары район Ветераннар советы рәисе Адунис Фазуллин чыгыш ясады. Арытаба кунаклар – шагыйрь­ләр Риф Мифтахов, Радик Хәкимҗан һәм Марсель Сәлимов Тимер Арслан турындагы җылы хатирәләре белән бүлеште, сатирикның үзләре өчен остаз булуын да билгеләп үтте. Марсель Сәлимов Туймазы җирендә күренекле якташлары истәлегенә юмор һәм сатира фестивале оештыру һәм аны даими итү тәкъдимен кертте. Шагыйрь­ләрнең юмористик шигырьләре һәркемнең күңеленә хуш килде. Гомумән, кичәдә шигырьләр күп яңгырады. Аларны Тимер Арсланның туган авылы Кәкребаш мәктәбе укучылары да укып ишеттерде.
Тантанага Тимер Арсланның кызы Римма ханым һәм туганының улы Рафаэль килгәннәр иде. Римма Тимер кызы чараны оештыручыларга рәхмәт белдерде, Рафаэль абыйсы белән туган төбәк буйлап сәфәргә чыгуы, Уфага җәяү барулары турында тәэсирле итеп сөйләде.
Авылдашлары исеменнән Кәкребаш авыл Советы рәисе Рузил Гафаровка һәм сатирикның дәвамчысы, урындагы шагыйрь һәм язучы Әнәс Сафуановка сүз бирелде. Әнәс Мөсәгыйть улы сатирикның авылга бик еш кайтуын, аның белән мәктәптә очрашулар оештырылуын искә алды. Ул аның сугыш турында күз яшьләре белән сөйләвен гомерлеккә хәтерендә калдырган. Тимер Арсланның бу темага язылган шигырьләренең нигезендә әнә шул хис-тойгылар ята.
Әнәс Сафуанов сатирикның тормышындагы киң билгеле булмаган бер факт – Хәсән Туфанны эзәрлекләү башлангач, Тимер Арсланның, аны яклап, Мәскәүгә хатлар юллавы турында сөйләде.
Кичәдә Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов, “Җидегән йолдыз” вокаль, “Асылъяр” фольклор ансамбль­ләре, “Грация” балалар бию коллективы һәм башкалар чыгыш ясады.
Читайте нас: