+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 июнь 2015, 01:49

Балкы, чәчәк ат, илем!

Ватаныбыз үзенең үсешендә Башкортстан кебек терәк төбәкләргә таяна.

Иртәгә илдә төп дәүләт бәйрәмнәренең берсе — Русия көне билгеләнә. Тамырлары белән исә әлеге бәйрәм ил тарихында кискен борылыш ясаган һәм аның арытабангы үсеш юнәлешен билгеләгән 1990 елның июнь вакыйгаларына барып тоташа. Нәкъ шул елның 12 июнендә РСФСР халык депутатларының беренче съездында Русиянең дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларация кабул ителә. Үз чиратында әлеге тарихи вакыйга конституцион федерализм, тигез хокуклылык һәм партнерлык мөнәсәбәтләренә нигезләнгән яңа Русия дәүләтчелеге үсешенә башлангыч бирә.
Аерым алганда 1991 елның 12 июнендә Русиядә тәү тапкыр Президент сайлаулары үтә. Шул ук елның 25 декабрендә илнең рәсми аталышы Русия Федерациясе (Русия) дип үзгәртелә. Ә инде 1994 елдан алып, ил Президенты Указына ярашлы, 12 июнь Русиянең дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларация кабул итү көне буларак билгеләнә башлый. 2001 елда исә бәйрәмнең эчтәлеге тагын да киңәеп, ул “Русия көне” статусы ала.
Читайте нас: