+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 июнь 2015, 01:45

Россиян мин — нинди горурлык!

Паспорт — Русия Федерациясе гражданы шәхесен билгеләүче төп документ. Паспорт алу — яшь кеше тормышында зур һәм дулкынландыргыч вакыйга. Шуннан соң аның үзаллы олы тормыш юлы башлана. Республикада ел саен 40 мең кеше тәүге тапкыр кулына паспорт ала. Һәрберебез өчен мөһим бу чараны дәүләт бәйрәменә туры китереп үткәрү күркәм гадәткә әверелде. Русия көне алдыннан бер меңгә якын яшь башкортстанлы шушы документка ия булачак. Шәхес таныклыгын аларга Федераль миграция хезмәтенең урыннардагы бүлекчәләре җитәкчеләре тапшыра.

Шушы көннәрдә Нефтекама шәһәре 2нче мәктәбендә “4” һәм “5” билгеләренә генә укучы Элина Шәрәпова да паспортлы булды. Искиткеч матур тавышлы кыз — мәктәптә, шәһәрдә үткән чараларның бизәге. Ул “Плэй” театрына йөрергә дә вакыт таба, җитәкчесе Светлана Усманова белән үсмерләр төрле әсәрләрне сәхнәләштерә. Серле дә, маҗаралы да театр дөньясы Элинага ошый, шуңа да киләчәктә ул тормышын сәхнә белән бәйләмәкче.
— Паспорт алу — шатлык белән бергә, кешегә бурычлар, йөкләмәләр дә өсти. Русия Федерация­сенең төп документын алып, мин илебезнең лаеклы гражданы булырга тырышачакмын, — ди Элина.
Гомумән, Русия көнендә “Русия гражданы паспорты”, “Русия флагы”, “Русия гербы” кебек төшен­чәләрне еш кабатлыйбыз. Бу — илебез символлары, алар белән аеруча сак эш итәргә кирәк. Бәйрәм көннәрендә дәүләт органнары биналарына дәүләт символы булган флагны элү аңа аеруча тантаналы төс бирә. Аны кул­лануның закон билгеләгән нормалары бар.
Русиянең дәүләт флагы — дәүләт бәйрәмнәрен үткәргәндә һәм закон тарафыннан каралган башка очракларда мотлак рәвештә файдаланылырга тиешле символ. Флаглар предприятиеләрдә, учреждениеләрдә үткән тантаналы чараларда, шулай ук гаилә бәйрәм­нәрендә дә кулланыла ала.
Закон флагны мыскыл итүне, аны үзгәртүне, төрле рәсемнәр һәм язулар белән бозуны, башка флаглар белән кую кагыйдәләреннән читләшүне тыя. Шулай ук ил субъектларына, муниципаль берәмлекләргә һәм оешмаларга Русия флагы белән охшаш флаг эләргә рөхсәт ителми.
Флагны куллануның гомум кагыйдәләре бар: дәүләт бәйрәмнәре вакытында әлеге символ шәһәр хаки­миятләре, компанияләр, учреждениеләр һәм оешмалар, шулай ук торак биналарга эленә. Аны дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр, оешмалар, шулай ук гражданнар үзләре үткәргән рәсми булмаган бәйрәмнәрдә дә файдаланырга мөмкин.
Читайте нас: