+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 июнь 2015, 01:44

Русиянең визит карточкасы!

8-10 июльдә республика башкаласында ШОС һәм БРИКС саммитлары үтәчәк.Бер айдан, башкалабызда Шанхай хезмәттәшлек оешмасы әгъзалары булган дәүләт башлыклары Советы утырышы, БРИКС дәүләтләре һәм хөкүмәтләре башлыклары очрашуы үтәчәк. Уфа саммитларга танымаслык булып үзгәрде, ул көннәрдә башкалабыз Русиянең визит карточкасы булачак. Саммитларга әзерләнгән ике елда башкалада шәхси инвесторлар акчасына җиде кунакханә төзелде. Чараны үткәрү урыны булачак төп бина — Конгресс-холл реконструкцияләнде. Ул уңайлылыгы, техник җиһазланышы буенча, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Сочидагы кебек үк иң яхшы объектлар исәбенә керәчәк.

“Уфа” аэропортында яңа халыкара терминал төзелде. Тантанада ШОСның генеральный секретаре Дмитрий Мезенцев, Русиянең транспорт министры Максим Соколов, Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов һәм ШОС илләренең транспорт министрлары катнашты.
— Русиянең авиация тармагы үсештә, “Уфа” — Русия­дәге иң зур аэропортлар исә­бендә. Заманча объект илебез транспорт тармагының тотрыклы үсештә булуын раслый, — дип ассызыклады Максим Соколов.
“Уфа” аэропортының яңа терминалы “2Е” категориясенә карый һәм 17 мең квадрат метр мәйданны били. Хәзер аэропорт “Боинг-747”, “Боинг-777” һәм башка очкычларны да кабул итә ала. Чит илгә очучылар 13 урында теркәлә ала, ә паспорт контроле үтү өчен 40 кабина махсус җиһазландырыл­ган. Өч телескопик трап булуы да пассажир­ларның юл мәшә­катьләрен күпкә җиңеләйтә. Аэропорт июльдә узачак саммитлар кунакларын кабул итәргә тулысынча әзер.
Әйткәндәй, башкаланың транспорт системасы камил­ләшүен дәвам итә, 2016 елда Уфа шәһәр электричкасын сафка кертү күзаллана. Бу хакта шәһәр яны маршрутларында пассажирлар ташуны оештыру һәм “Шәһәр электричкасы” проекты буенча инфраструктура объектларының әзерлеге мәсьәләләре буенча 4 июньдә үткән эшлекле очрашу барышында “Башкортстан шәһәр яны пассажирлар” компаниясе генеральный директоры Игорь Поляев белдерде. Очрашуда рес­пуб­ли­каның Транспорт һәм юл ху­җалыгы дәүләт комитеты рәисе Ильяс Мөниров, Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ирек Ялалов, Дәүләт җыелы­шы-Корыл­тай Комитеты рәисе Елена Родина катнашты.
Шәһәр эчендә халыкны транспорт белән тәэмин итү һәм пассажирларны хезмәт­ләндерүнең сыйфатын күтәрү максатында 2013 елда Дим — Уфа — Шакша участогында “Шәһәр электричкасы” проекты гамәлгә ашырыла башлады. 2014 ел азагына проектка 316 миллион сум акча салынган, Уфа шәһәре хакимияте — 240 миллион сум, Куйбышев тимер юл идарәсе 76 миллион сум бүлгән.
Димнән Шакшага кадәр — 11 станция. Димнән Уфага кадәр юл хакы – 18, Шакшага кадәр 37 сум булыр дип кү­заллана. Шәһәр электричкасы йөри башлау белән уфа­лы­ларның күпчелеге башкала чик­ләрендә автомобиль­ләрдән баш тартачак, дип исәпли белгечләр. Электрич­ка­ның маршруты буенча транспорт үзәкләрендә махсус парковкалар булачак. Пассажир автомобилен шунда калдырып, җәмәгать транспортында юлын дәвам итә алачак.
Читайте нас: