+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 июнь 2015, 21:44

Буыннар бәйләнеше өзелмәсен

“Кызыл таң” гәзитенең “Корал һәм каләм белән” Хәтер марафоны Бүздәк районында дәвам итте.“Бүздәк яңалыклары” гәзите мөхәррире Данил Туктамышев “Шаран киңлекләре” гәзитеннән кабул итеп алган “Корал һәм каләм белән” Хәтер марафонының Бөек Жиңү юбилееның тарихи әһәмиятен тагын да арттырырга булышлык итүе, чараның яшь буында ата-бабалар каһарманлыгына хөрмәт, Туган илгә сөю, патриотик хисләр тәрбияләвен билгеләде.

“Кызыл таң” гәзите редакциясе игъ­лан иткән Хәтер марафонына мәктәп укучылары да җәлеп ителде. Алар китапханәләрдә, Интернет челтәрендә, районның тарих һәм туган якны өйрәнү музеенда булган материалларны игътибар белән өйрәнеп, Бөек Ватан сугышы вете­раннары һәм тыл хезмәтчәннәре белән очрашып, ул дәһшәтле еллар хакында мәгълүматын арттырды.
Бүздәк районыннан дошман белән алышка 8756 кеше киткән. Аларның яртысыннан күбрәге яу кырларында башын салган яисә хәбәрсез югалган. Дүрт райондашыбызның — Советлар Союзы Герое, икесенең Дан орденының тулы кавалеры булуы — якташ­ларыбызның батырлыгына ачык дәлил. Бүгенге көндә районда сугыш ве­тераннарының 37се исән-сау.
Үзе теләп дошман белән аяусыз сугышка китүчеләр арасында Бүздәкнең 40 кыю кызы да бар. Аларның берсе — Майпәрвәз Сакаева илебез иминлеге өчен яуда башын салган. Район үзәгендәге урамнарның берсе шушы батыр кызның исемен йөртә.
Җиңүнең бихисап корбаннар, михнәтләр бәрабәренә яулануын онытырга хакыбыз юк. “Бүздәк яңалыклары” гәзите дә шушы максатта күп чаралар оештыра. Әйтик, ел саен Җиңү көненә багышланган җиңел атлетика эс­тафетасы үткәрү матур традициягә әверелде. Мәктәпләр, төрле оешмалар командалары анда бик теләп катнаша. Быел редакция “Тере тарих” һәм “Ветеран белән фото” конкурслары, сугыш темасына язылган шигырьләр бәйгесе игълан иткән иде.
Гәзитнең элекке мөхәррире, районыбызның шәрәфле шәхесе Әнәс Исаргаковның да фронтовик булуы белән горурланабыз, аның хакындагы якты истәлекне кадерләп саклыйбыз. Көчле рухлы, фидакарь буын вәкиле буларак, эшен тирәнтен белгән, беренче чиратта үзенә карата таләпчән, кешелекле, ихлас, дәрманлы, талантлы җитәкче булды ул.
Җиңү көне алдыннан район үзәгендәге һәлак булган яугирләр һәйкәле янында үткән тантанада бәйгедә җиңүчеләргә район гәзите редакциясе дипломнары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

P.S. “Корал һәм каләм белән” Хәтер марафонының йомгаклау кичәсе 22 июньдә 11 сәгатьтә Уфа “Нур” татар дәүләт театрының Кече залында үтәчәк. Керү түләүсез. Рәхим итегез!
Читайте нас: