Әйе, бәхетсезлеккә каршымы, каеннар ышыклаган кечкенә мәйданчыкка сәүдәгәрләр күзе төшә. Үзәк урам, кеше күп йөри, ә нигә әле шушында кибет салып куймаска. Район гәзитендә былтыр шушы урынны сатуга аукцион игълан ителгәнен күргәч, каен хуҗалары яшәгән йорттагылар шунда ук ризасызлык белдерә. Әлеге ике катлы йортның Ленин урамына чыккан фатир хуҗалары тәрәзәләрен берникадәр вакыттан биеклеге биш метрдан артык булган ике кибет, бер кафе каплап китәсе икән.
Мин барганда мәйданның бер ягында кызу эш кайный иде инде. Төзеләсе кибет хуҗасы Илдус Хәйбуллин командасын эшкә җиккән. Җирне ике-өч метр чокып, блоклар утыртып маташалар. Йорт диварыннан алар чокый башлаган урынга кадәр закон тарафыннан каралганча 10 метр түгел, 7 метр ара калдырылган. Бу йортның икенче ягында төрле корылмалар һәм Стәрле елгасының текә яры урнашкан.
Әлеге урынга кибетләр салыначак, дигән сүзләр моннан өч ел элек ишетелә башлый. Һәм йорт хуҗаларының тынычлыгы югала: төрле инстанцияләргә хатлар китә, район, авыл хакимиятләренә мөрәҗәгатьләр юллана.
Әлеге объектларны төзү Русия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 51нче мәддәсенә ярашлы алып барыла. Барлык рөхсәт документлары тәртиптә. Тиеш булган процедуралар үтәлгән: җир алуга аукцион игълан ителгән, җиңүчеләр әлеге вакытта төзелеш белән шөгыльләнә.
Былтыр, 6 августта өйдә яшәүчеләр җыелышы үткәрелде, анда алар төзелешкә рөхсәт бирде. Төзүчеләр алдына балалар мәйданчыгын булдыру, йорт читләрен подвалга су үтмәслек итеп һәм цокольны ныгыту шарт итеп куелды. Үз өстенә алган бурычларны алар үтәргә йөкләмә алды.
Әлеге объектлар төзелешен район прокуратурасы һәм Дәүләт төзелеш күзәтчелеге тикшерде. Закон бозулар ачыкланмады, димәк, төзелешне туктатырга нигез юк.
Стәрлебаш районы хакимияты башлыгы Ф. З. Туктаров.