+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 июнь 2015, 22:29

Мөбарәк Рамазан ае башлана

18 июньдә Рамазан шәриф ае башлана. Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримендә әйтте: “И, иман китергән бәндәләрем, сәламәт, гайрәтле, көчле, куәтле, акыллы хәлегездә Рамазан аена ирешсәгез, ураза тотыгыз”.

Рамазан аенда бөтен дөнья мөселманнары да ураза тота, таң вакытыннан алып кояш баеганчы һәртөрле ризыктан, эчемлектән һәм җенси якынлыктан тыелып тора.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә: “Рамазан аенда ураза тотучы бәндәләргә күп сөенечләр бар”, — диде. Ике зур сөенечкә ия булабыз. Беренчесе — көндез ураза тотканнан соң, ифтар вакытында ризыкка ирешү сөенече. “Әлхәмдүлилләһ, шушы көннең уразасын тотып, ифтарга ирештем. И, Раббым, тоткан уразаларымны кабул итсәң иде, бәндәчелек белән кылган гөнаһ-хаталарымны тоткан уразаларым бәрәкәтендә ярлыкасаң иде”, — дип ризыкны “бисмиллә” әйтеп кабуыбыз — бик зур сөенеч. “Моннан да артыграк сөенеч, — ди Пәйгамбәр галәйһиссәләм, — кыямәт көнендә Аллаһ хозурына барган вакытта тоткан уразаларыгыз бәрәкәтендә җәннәтләргә ирешүегез”.
Аллаһы Тәгалә безнең иманыбызны ачлык белән сыный. Бу бик зур сынау, чөнки беркем күрмәсә дә, яныңда беркем булмаса да, ризык бар. Ләкин Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын өмет итеп, ризыктан, хәләл икмәкләрдән тыелабыз.
Рамазан аенда ураза тоткан бәндәләргә күп сөенечле вәгъдәләр бар. Ә Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән күркәм вәгъдәләрнең иң зурысы: “Рамазан аенда ураза тотучының тоткан уразасы кабул булса, анадан яңа туган бала шикелле гөнаһсыз булып калыр”, — диелгән Рәсүлебез галәйһиссәләмнең хәдис-шәрифендә.

8 июль (21 рамазан) — Фәтех Мәккә көне.
13 июль (26 рамазан) — Кадер кичәсе.
17 июль (1 шәүвәл) — Ураза гаете.

Читайте нас: