+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 июнь 2015, 23:58

Ирешелгәннәр олы эшнең башы гына

Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан “Башкортостан” дәүләт концерт залында тантаналы җыелыш үтте.Анда Хөкүмәт премьер-министры урынбасары Салават Сәгыйтов, сәламәтлек саклау министры Әнвәр Бакиров һәм тармак хезмәткәрләре катнашты.

— Бу бүләкләр — сезнең тырыш хезмәтегезнең татлы җимешләре. Халык сезгә үз гомерен һәм сәламәтлеген ышанып тапшыра һәм сез аларның өметләрен аклыйсыз. Бүген без зур горурлык белән Башкортстан медицинасының уңышлары хакында әйтә алабыз. Республикабызның медицина хезмәткәрләре — югары дәрәҗәдәге белгечләр, — диде Салават Сәгыйтов сәламләү сүзендә.
Җыелышта тармакны модернизация­ләү нәтиҗәсендә дәвалау учреждение­ләренең матди-техник базасы ныгытылганы да телгә алынды. Дәваханәләргә югары технологик медицина җиһазлары кайтару һәм муниципальара үзәкләр оештыру шәһәр-районнарда диагностика мөмкинлекләрен шактый киңәйтте, медицина ярдәме күрсәтү халыкка янә бер адымга якынайды.
Җыелышның иң дулкынландыргыч мизгеле — һөнәри бәйрәм уңаеннан фидакарьләргә республиканың югары бүләкләрен тапшыру. “Башкортстан Республикасының атказанган табибы” исеменә лаек булган бәхетлеләрнең берсе, башкаланың 21нче клиник дәва­ханәсенең травматолог-ортопеды Радик Нурлыгаянов кичерешләре белән бүлеште.
— Аллаһыга шөкер, соңгы арада эшләрем гел уңай бара. “Сәламәтлек саклау отличнигы” булдым, берьюлы ике номинациядә “Елның иң яхшы табибы” конкурсында җиңү яуладым, узган елда “Ел кешесе” исеменә лаек булган идем. Менә бүген — “атказанган табиб”. Хез­мәтемә югары бәя биргән өчен, һичшиксез, республика җитәкчелегенә, Сәламәтлек саклау министрлыгына рәхмәтлемен. Дәрәҗәле бүләкләр киләчәктә тагын да тырышып эшләргә дәрт һәм илһам бирә, — диде табиб.
Тантанада бүләкләнүчеләрнең һәркайсы уңышка ирешүдә аларның гына түгел, ә барлык коллективның да өлеше барлыгын билгеләде. Җыелыш матур бәйрәм концерты белән тәмамланды.
Читайте нас: