Дөрес, сугыш башланганда Нефтекама үзе дә, биредә бүген чыгып килүче гәзит тә булмаган. Әмма 1963 елда шәһәр барлыкка килеп, аның гәзите оешкач, биредә фронтовиклар эшләгән. Шуларның берсе — гәзитнең беренче мөхәррире Михаил Новиков искиткеч якты күңелле, эшчән бу кеше турында хатирәләре белән гәзитнең элекке мөхәррире Галина Завьялова, егерме елдан артык гомерен әлеге гәзиткә багышлаган ветеран Рәфис Нуртдинов уртаклаштылар. Кызганычка каршы, без ветераннар исән чагында алардан күбрәк мәгълүмат алып калмаганбыз, диде алар үз чыгышларында. Шуңа да алар бүгенге журналистларны сугыш һәм фронтовиклар турында күбрәк белеп калырга өндәде, чөнки тагын берничә елдан соң бу коточкыч елларның тере шаһитлары калмаячак.
Новиковтан тыш, редакциянең хатлар бүлеге мөдире Гыйбат Исмәгыйлов, хисапчысы Яков Артемьев, штаттан тыш хәбәрчеләр Хәйрулла Гобәйдуллин, Баян Фәхриев, Елисей Скрипов, Әмирхан Кәримов, Гайнияр Ушияров, Җәүдәт Шәйхетдинов та сугышта катнашып, төрле орден-медальләр белән бүләкләнгән. Ветераннар советының матбугат хезмәте җитәкчесе Җәүдәт Гыйльмулла улы әле дә сафта, әлеге кичәдә ул сугыш турындагы хатирәләре белән уртаклашты.
Әйе, Җиңүне якынайтуга һәркем үз өлешен керткән, ә журналистлар һәм язучылар — үзләренең ялкынлы чыгышлары, фашистларга нәфрәт тудырган әсәрләре, Җиңүгә әйдәгән мәкаләләре белән. Сугыш вакытында республикада чыгучы басмалар 130дан 85кә кала, гомумән, алар бөтен ил буенча кыскара, чөнки фронт гәзитләре чыгара башлау мохтаҗлыгы килеп туа. Алар төрле фронтларда барлыкка килә, редакцияләрдә совет язучылары эшли башлый, ә күбесе фронтка китә. Бөек Ватан сугышы вакытында беренче тапкыр топография җиһазлары һәм кәгазь исәпкә алына, алар стратегик әһәмияткә ия мөлкәт булып исәпләнә. Болар турында чарада “Красное знамя” гәзитенең баш мөхәррире Людмила Маннанова сөйләп үтте.
“Корал һәм каләм белән” акциясенең штандарты журналистларның төньяк-көнбатыш берләшмәсе җитәкчесе Ирина Вәлиевага тапшырылды. Шулай итеп, “Кызыл таң” гәзите редакциясе игълан иткән, бик күп районнарда, шәһәрләрдә зурлап, яратып кабул ителгән бу изге эш тәмамланып килә. 22 июньдә, Хәтер һәм кайгы көнендә, 11 сәгатьтә Уфа “Нур” татар дәүләт театрында аның йомгаклау кичәсе үтәчәк. Әйткәндәй, анда керү ирекле, түләүсез. Рәхим итегез!