+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 июнь 2015, 23:50

“Совет солдатлары тимердән яралган...”

Европа илләрен берәм-берәм басып алган фашистлар Германиясе Советлар Союзы чиген үткәч тә үзләренең әлеге сугышта җиңүче булачагына һич кенә дә шикләнми. Бу ышанычның җимерелә баруын өченче Рейх солдаты Эрих Оттның Сталинградтан өенә язган хатлары ачык күрсәтә.

“23 август, 1942 ел. Иртә белән искиткеч манзарага сокландым: ут-ялкын һәм төтен чолгап алган Иделнең тыныч һәм мәһабәт агып ятуын күрдем. Ниһаять, көтелгән максатыбызга ирештек – Иделгә килеп җиттек! Әмма Сталинград әле урыслар кулында һәм алда каты алышлар көтә...
Ни өчен урыслар бу як ярда ябышып ята, чыннан да, шушы тар гына урында сугышырга уйлыйлар микәнни?! Бу акылсызлык...”
“14 октябрь, 1942 ел. Безнең гаскәрләр “Баррикадалар” заводын алды, әмма Иделгә барып җитмәдек, гәрчә аңа йөз адымнан да азрак ара калган иде... Урыслар кешегә охшамаган, алар тимердән яралган, аруны, куркуны белми, уттан курыкмыйлар... Матрослар каты салкында тельняшкадан гына һөҗүмгә бара... Без хәлсезләндек. Һәрбер солдат чиратта үзе һәлак булачак дип уйлый, яраланып тылга кайту – исән калуга бердәнбер ышаныч”.
“16 ноябрь, 1942 ел. Бүген хатынымнан хат алдым. Өйдә Раштуага Германиягә кайтачагыбызга, Сталинградның безнең кулда булуына ышаналар. Нинди зур ялгышлык!.. Бу шәһәр безне нәрсәдер тоярга сәләтен югалткан мәетләр төркеменә әверелдерде. Сталинград – тәмуг ул! Ходайның һәр бирмеш көнендә һөҗүмгә барабыз. Әмма иртән егерме метрга алга китсәк, кичен безне артка алып ташлыйлар... Физик һәм рухи яктан бер урыс солдаты безнең бер отделениедән көчлерәк...”
“19 ноябрь, 1942 ел. Урыслар тоташ фронт буенча һөҗүмгә күчте. Тарих тәгәрмәче, чынлап та, алга әйләнә. Тик бу юлы ул безне изеп үтте...”
“23 ноябрь, 1942 ел. Урыс снайперлары һәм бронебойщиклары – һичшиксез, Аллаһның шәкертләре. Алар безне көндез дә, төнлә дә сагалап кына тора. Һәм төз ата... Илле сигез көн дәвамында бердәнбер йортны штурмладык! Тик юкка гына... Беребез дә Германиягә әйләнеп кайтмаячак, могҗиза булмаса, әлбәттә. Тик мин башкача могҗизага ышанмыйм... Вакыт урыслар ягына авышты...”
“28 декабрь, 1942 ел. Атларны ашап бетердек. Генералның кола аты гына калды, аңа кул да җитми, теш тә үтми. Генерал шушы үләксә ат кисәгендә җәзадан качып китүгә ышана микәнни?! Безнең солдатлар хәзер үлемгә дучар ителгән кешеләргә охшап калды. Алар бер тәгам ризык эзләп бәргәләнә. Снарядлардан инде беркем дә качмый – йөгерергә, иелергә, яшеренергә көч юк... Ләгънәт төшкере сугыш!..”
“30 гыйнвар, 1943 ел. Искиткеч кояшлы көн. Урыс самолетлары очып кына тора. Алар даими рәвештә җирне теткәли. 12 сәгатьтә Геринг, чигенмәячәкбез, дип, безне юатып радиодан сөйли. 16 сәгатьтә Геббельс та шуны кабатлый... Урыслар армия корпусын уратып алды. Шундый аяусыз сугышны беркем дә хәтерләми. Менә ул Идел, ә җиңү... Гаиләм белән теге дөньяда гына күрешермен, ахры...”
“31 гыйнвар, 1943 ел. Фельдмаршал фон Паулюс үзенең мөрәҗәгатендә, ә, бәлки, васыятендә безнең киләчәкне Аллаһка тапшырды...”
Читайте нас: