+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 июнь 2015, 22:26

Җиңәргә, җиңәргә, җиңәргә! Бу — безнең мөкатдәс антыбыз!

Уфа “Нур” татар дәүләт театрында “Корал һәм каләм белән” акциясенең йомгаклау этабы үтте.“Мин рядовой солдат бу сугышта,Тик бер нәрсәм белән аерылам:Рядовойлар төнен йоклаганда,Мин йокламыйм шатлык, кайгыдан.Бер минут та башка тынгы бирми,Окоп почмагында утырам,Аламын да куен дәфтәремне,Янып, җыр язарга тотынам”.

1941 елның 22 июне тарихыбызга канлы хәрефләр белән язылган. Нәкъ шушы көнне фашист гаскәрләре СССРга бәреп керә, 4 елга сузылган Бөек Ватан сугышы башлана. Бу афәт беркемне дә аямый, һәр кешенең ишеген шакый, һәр гаиләгә авыр хәбәр алып килә. Илебез халкы белән бергә дошманга каршы изге көрәштә язучы һәм журналистлар да катнашкан. Каләмне мылтыкка алмаштырып, фронтның иң алгы сызыгында сугышып, ил өчен һәлак булганнар да, каһарман­лыклары өчен бүләкләнүчеләр дә байтак исәпләнә. Алар сугышның беренче көннәрендә үк фашизмга нәфрәт белән сугарылган әсәрләр яза, халыкны изге сугышка чакыра, дошманга ләгънәт укый.
Хәтер һәм кайгы көнендә Уфа “Нур” татар дәүләт театрында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Корал һәм каләм белән” марафонының соңгы этабы үтте. Аны “Кызыл таң” гәзите, Башкортстанның журналистика ветераннары, республика журналистлары­ның төньяк һәм төньяк-көнбатыш районара иҗат берләшмәләре белән берлектә оештырган иде. Марафонның максаты — Бөек Ватан сугышында катнашкан журналистларның, ул дәһшәтле елларда республика һәм район гәзитләре редакцияләрендә эшләгән хезмәткәрләрнең истәлеген мәңге­ләштерү.
Марафон Ватанны саклаучылар көнендә республика Хәрби Дан музеенда старт алды. Анда, шулай ук, күчмә штандартны тапшыру тантанасы үтте. Беренчеләрдән булып алар Журналистлар берлегенең төньяк һәм төньяк-көнбатыш районара берләшмәсе җитәкчеләре: Дүртөйле районы “Юлдаш” гәзитенең баш мөхәррире Хәмит Нәбиевка һәм Краснокама районы “Кама таңнары” гәзитенең баш мөхәррире Ирина Вәлиевага тапшырылды. Урындагы басма редакцияләре тарафыннан әзерләнгән Хәтер кичәләре республиканың 19 районында татар, башкорт, урыс, чуваш, мари, удмурт телләрендә узды. Марафон барышында журналистлар тикшеренү эшләре алып барды һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан яугир журналистларга багышланган Хәтер китабын булдыруга үз өлешен кертте.
Бу көнне “Нур” театрына “Корал һәм каләм белән” марафонының башлангыч этабында катнашучылар килгән иде. Чара татар, башкорт һәм урыс телләрендә барды. Сәхнә түренә чакырылган Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов әлеге акциянең никадәр кирәкле һәм вакытлы чара булуын билгеләде.
— Без сугыш турында ата-бабаларыбыздан ишетеп кенә беләбез. Ул көннәр ераклашкан саен аның турында хатирәләр дә тоныклана төшә сыман. Ләкин без бер көн белән яшәргә тиеш түгел, тарихыбызны белергә бурычлы. Бүген, Русиягә каршы мәгълүмати сугыш игълан ителгән бер чорда, бигрәк тә. Сугышның бу төре иң куркынычы, дияр идем. Без, журналистлар, сугыш турында язганда аны йөрәгебез аша кичерәбез, чөнки йөрәктән чыккан тойгылар гына йөрәккә барып җитә. Әлеге акция тарихыбыз, ата-бабаларыбыз батырлыгы турында онытмау, балаларга сугышның нәрсә икәнен аңлату өчен кирәк, — диде Борис Николаевич.
Чарада Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, республика татарлары төбәк милли-мәдәни автономиясе рәисе Римма Үтәшева, республика Ветераннары Советы Президиумы әгъзасы, журналистика ветераннары берләшмәсе рәисе Марсель Сәлимов, Уфа “Нур” татар дәүләт театрының баш режиссеры Әбелхәер Сафиуллин да катнашты.
— Бүген бик кайгылы көн. Бөтен республика буенча “Хәтер шәмнәре” акциясе үтә. Сугыштан да дәһшәтлерәк берни юк бу дөньяда. Икенче ел инде Украина ут эчендә. Әфганстан, Чечнядагы сугыш хәрәкәтендә күпме улларыбызны югалттык. Сез, журналистлар, булмасагыз, халык бу сугышлар турында дөреслекне белмәс иде. Һәрвакыт каләмегезгә, намусыгызга тугры булыгыз! — дип мөрәҗәгать итте Римма Әмир кызы залда утыручы журналистларга.
Әбелхәер Сафиуллин үзенең Эльба, Одер елгалары ярында сугыш эзләре буйлап үтүе турында бәян итте. Марсель Шәйнур улы, “Кызыл таң”га рәхмәт әйтеп, марафонга нокта куймаска, аны дәвам итәргә чакырды. “Бу, мөгаен аларның кулыннан килер — “кызыл таң”чылар булдыра бит ул!” — диде ул.
Район гәзитләре редакцияләре әлеге канлы елларга багышланган чыгышлар әзерләгән иде. Шул рәвешле чара сугыш, туган җир, тынычлык турында сагышлы җырлар белән үрелеп барды. Залда утырган, сугыш башланганда бала гына булган, ач-ялангач килеш Җиңүне якынайтуга зур өлеш керткән әби-апалар ак яулык очлары белән күз яшьләрен сөртте...
Бөек Ватан сугышында катнашкан 56 ветеранның язмышы “Кызыл таң” гәзите редакциясе белән бәйле. Аларның икесе — Суфиян Поварисов белән Шәүкәт Макулов та сәхнә түренә күтәрелде. Чал чәчле ветераннарыбызның һәр сүзе тынычлыкка мәдхия булып яңгырады.
Чара барышында ике гәзит мө­хәррирләре Хәмит Нәбиев белән Ирина Вәлиевага да сүз бирелде.
— Бу марафон безне, район гәзитләрен, берләштерде, хезмәттәш­легебезне яңа баскычка күтәрде. Шулай ук ул гәзитебезне популярлаштырырга ярдәм итте. Сугыш яугирләрен эзләү эше тукталмаячак. Гомумән, патриотик тәрбия бирү җәһәтеннән бу акциянең роле бәяләп бетергесез, — диде Ирина Вәлиева.
Читайте нас: