+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 июнь 2015, 22:16

“Аеклыкны кинәт кертү кирәкмәс иде”

Алкоголизмга каршы көрәш кампаниясенең 30 еллыгы уңаеннан Михаил Горбачев журналистлар сорауларына җавап бирде.1985 елның 17 маенда ил тарихында беренче тапкыр эчкечелеккә каршы кампания игълан ителде. Халыкта аны “коры закон” дип атадылар. 30 ел үткәч аның инициаторы Михаил Горбачев илнең мәгълүмат чараларына әлеге кампаниянең уңай һәм кире яклары турында сөйләде. Сезнең игътибарга шул интервьюдан иң кызык җавапларны тәкъдим итәбез.

— Михаил Сергеевич, чынында исә эчкечелеккә каршы кампанияне кем уйлап тапты?

— Сез һаман да аптыраштамы? Реформаларны шуннан башлаган Горбачевны тиле дип уйлыйсызмы? Ә ул башлаган да куйган! Бер нәрсәне аңлагыз, әлеге кампаниягә кадәр булган елларда халык ныклап эчә башлады. Кешеләр Брежневка: “Тирә-якта эчкечелек чәчәк ата, балалар исереп каядыр югалган әти-әниләрен белми, ата-аналар балаларын оныта”, — дип җан авазына тиң хатлар яза иде. Аерылышулар күбәйде.
Бу проблема бөтен өлкәне яулап алды. Авыл хуҗалыгы институтында философия укытучы Раиса Максимовна эштән соң коллегала­ры­ның шәрабка йөгерергә кемнең чираты дип бәхәсләшүе турында сөйли иде. Еш кына аңардан кибеткә кереп колбаса, кабымлык алуын үтенәләр.

— Һәр кичне шулаймы?

— Һәр булмаса да, еш. Ул миңа: бу бит коточкыч хәл, нидер эшләргә кирәк, халык кырыла, дип әйтә килде.

— Димәк, идеяне Раиса Максимовна биргән диюләре дөрес...

— Монысы уйдырма. Дөрес, Раисаның абыйсы алкоголизмнан интекте. Бу фаҗига иде. Без аны дәвалап та карадык, ләкин берни дә ярдәм итмәде.

— Ә сезнең нәселдә эчкән кеше бар идеме?

— Ике бабам да аек кеше булды. Аз гына эчеп куялар иде. Фронтовик әтиемнең дә мондый гадәте булмады. Бервакыт 100 грамм нарком аракысына өйрәнгән фронтовиклар мине тикшерергә уйлады. Беренче ел комбайн ярдәмчесе булып эшли идем, алар урып-җыю тәмамлануын “юарга” булды. Алюмин савытларга спирт салдылар. Эч, диләр.

— Су кушылмаганмы?

— Юк шул. Коточкыч! Мин үлә яздым. Ә алар авыз ера. Шул исәптән әти дә. Сугышны үткән әтиемә (аның ике “Кызыл йолдыз” ордены һәм “Батырлык өчен” медале бар иде) ул вакыт кырык яшь тә юк иде. Шуннан соң минем бервакытта да эчәргә теләгем булмады.

— Кампаниянең башында Сез булып чыгасыз?

— Юк. Ул вакытка Үзәк комитет алты ел дәвамында эчкечелеккә каршы чаралар планлаштыру белән шөгыльләнә иде. Бу эш Брежнев заманында ук башлана. Дөресен генә әйткәндә, Леонид Ильичны әлеге идея белән килешергә мәҗбүр итәләр. Мин властька килгәндә программа әзер иде инде. Аның белән Андропов та, Черненко да шөгыльләнгән. Барысы да әзер булгач, анализ ясадык, 200 иң зур хезмәт коллективына хат яздык. Һәм гаҗәпкә калдык. Алкогольгә каршы чараларны хәтта эчкечеләр дә хуплады.

— СССРда алкогольне бөтен­ләй тыярга мөмкин иделәрме?

— Андый фикерләр булды. Ләкин җәмгыять белән конфликтка кермәскә кирәк дигәнне аңлау җиңде.

— Шулай да конфликт булды. Шәраб кибетләре янындагы чиратлар, туздырылган виноград бакчалары. 1986 елда гына бюджет 12 миллиард сум акча югалткан. Сезнең турыда, Михаил Сергеевич, халык анекдотлар чыгарды.

— Беләм. Сәүдәне ябып, көмеш­кә чыгаруга юл ачарга ярамый иде. Барысын да әкренләп эшләргә кирәк булган. Балта белән башка суккан кебек булды.

— Бу сезнең хатагызмы?

— Һичшиксез. Шулай да кам­пания­нең баш идеологы Егор Лигачев иде. Ул хаталарын таный алмады. Әйе, кампаниянең җитешсез­лекләре күп иде. Ләкин уңай яклары да булды — үлем кимеде, балалар күбрәк туа башлады. Әлеге кампания барышында үлем күрсәткече 1,6 миллион кешегә азрак иде. Производствода, юлларда бәхетсезлек очраклары саны кискен кимеде.

— Нәрсәнеңдер көтелгәнчә эшләп китмәвен кайчан аңла­дыгыз?

— Шунда ук диярлек. Ил буенча йөргәндә шуны сиздем: мине хатын-кызлар хуплый иде, ә ирләр, киресенчә.

— Ә кампанияне бетерергә нәрсә мәҗбүр итте?

— Менә шушылар барысы да. Канәгатьсезлек. Министрлар Советы рәисе Николай Рыжков, күпме акча югалтабыз, дип яшь түкте.

— Әйткәндәй, виноград бакчаларын кисәргә сез куштыгызмы?

— Әлбәттә, мин мондый күрсәтмә бирмәдем. Киресенчә, сүз ашарга виноград җитешмәү турында барды. Барысы да шәраб ясауга китә иде.

— Ә сез “коры закон” вакытында эчкәли идегезме?

— Без халыкның эчүдән бөтен­ләй баш тартуын таләп итмәдек. Бервакыт шундый хәл булды. Ерак Көнчыгышка баргач, Раиса Максимовна белән яңгыр астында калдык. Партия чиновнигы янында көндезге аш вакытында Раиса бераз коньяк белән җылынуны сорады. Бу алкогольгә каршы кампания кызган вакытта! Чиновник югалып калды, ләкин яшергән шешәсен чыгарды. Әгәр дә лаеклы вакыйга була икән, бөтенләй эчмәү — гөнаһ.

— Әлеге кампания реформаларга ничек тәэсир итте? Ул булмаса, үзгәртеп кору уңышлырак барыр идеме?

— Беркем дә мондый нәтиҗә ясамады. Шулай да эчкечелеккә каршы кампания ул вакытта үткәрелгән төрдә хата иде. Кибетләр ябу белән, бигрәк тә Мәскәүдә, артык тырыштылар. Күпсанлы чиратлар. Көмешкә кайнату арту. Кибетләрдән шикәр югалды. Кампания түгел, ә алкоголизм белән планлы рәвештә озакка сузылган көрәш алып барырга кирәк булган. Җәмгыятьне кинәт кенә айнытып булмый. Моның өчен еллар кирәк. Даими, туктаусыз көрәшергә кирәк. Хәзер дә алкоголизмга каршы көрәшергә кирәк, дип уйлыйм. Моңа игътибар булмаса, эшләр харап.
Әйткәндәй, сез бу кампания вакытында ничә көмешкә кайнату аппараты тартып алынганын белә­сезме? 300 мең тирәсе. Ә хәзер?

— Ә хәзер алар почмак саен сатыла.

— Шулай шул...

— Хәзер халык күбрәк эчә башлады дип исәплисезме?

— Күпкә. Шул ук май бәйрәмнәрен карагыз...

— Яңа “коры закон” кертергә вакытмы әллә?

— Катлаулы сорау. Чараларны җентекле уйлап эшләргә кирәк. Әмма, гомумән алганда, “коры закон” комачауламас иде.
Читайте нас: