+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 июнь 2015, 22:13

Баннерлар сәламәт тормышка чакыра

26 июнь — Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көне.Наркомания — бүгенге җәмгыятьнең иң “авырткан” урыннарының берсе. Хөкүмәтебез тарафыннан аңа каршы күпкырлы көрәш алып барылса да, бу афәтнең ятьмәсенә эләгүче яшьләр саны кимеми.

Статистика мәгълүматларыннан күренүенчә, яшьләр наркотикларны, башлыча, урамда куллана. Шуңа да социаль, ягъни урам рекламасы — наркотикларга каршы көрәшнең иң мөһим һәм нәтиҗәле юнәлешләренең берсе булып тора.
Шуны күз уңында тотып, Наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең бер утырышында районыбыз авылларында “ак үлем”гә каршы көрәштә урам рекламасын кулланып карарга кирәк, дигән фикергә килдек. Авыл хакимиятләре башлыкларына: “Авылның кеше күп йөри торган урыннарына баннерлар элергә, аларда төрле спорт ярышларында, сәнгать бәйгеләрендә җиңгән яшьләрне сурәтләргә кирәк”, дигән киңәш бирдек. Комиссиянең бу башлангычын алар күтәреп алды. Нәтиҗәдә, тиз арада 13 авыл хакимиятендә дә: “Без сәламәт милләт яклы!”, “Сәламәт тәндә — сәламәт рух!”, “Модада — сәламәтлек”, “Сәламәт тормыш территориясе”, “Матурлык һәм сәламәтлек дөньяны коткарыр” кебегрәк эчтәлекле баннерлар пәйда булды. Алардан Имәнлекул авылының хоккей командасы, Үрнәк, Калмашбаш, Иске Калмаш, Чакмагыш спортчылары, Рапатның фольклор ансамбле, Сыйрышбашның физкультура укытучысы Данил Зәкәриев, Рәҗәптән полиатлон буенча спорт мастерлыгына кандидат Миләүшә Ситдыйкова, Яңа Балтачтан велосипед спорты буенча Европа беренчелегендә ике тапкыр көмеш медаль яулаган, күп тапкырлар Русия чемпионы Гөлназ Бадыйкова, Иске Бәширдән спортның шул ук төре буенча халыкара һәм Бөтенрусия ярышлары җиңүчесе Рушан Искуҗин, Юмаштан Сочидагы Олимпия уеннары һәм Казандагы Бөтендөнья җәйге универсиадасы волонтеры Алена Сәйдәкова яшьләрне сәламәт тормыш алып барырга чакыралар. Баннерларда, шулай ук, Наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү федераль хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсенең “ышаныч телефоны” да күрсәтелгән.
Әлбәттә, урамдагы реклама — наркотикларга каршы көрәштә бер тамчы кебек кенә. Яшь кеше, беренче чиратта, наркотик һәм синтетик матдәләр куллануның нәрсәгә китерүен белергә тиеш. Без кулланган реклама аңарда шушы үзаң формалашуга булышлык итә икән, димәк, тырышлыгыбыз бушка түгел.

Светлана ШАКИРОВА,
Чакмагыш районы хакимиятенең
наркотикларга каршы көрәш комиссиясе секретаре.
Читайте нас: