+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 июнь 2015, 01:28

Без — Рейхстагны алган буын балалары

Күпмилләтле илебез Бөек Җиңүнең 70 еллыгын тантана итте. Бу көн миллионнарча кеше өчен иң шатлыклы көннәрнең берсенә әйләнде. Һәр елның 9 маенда шәһәрләрдә һәм авылларда митинглар, сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашулар үткәрелә. Кызганычка каршы, ел саен ветераннар сафы да сирәгәя. Ә хәзерге яшьләр бу Җиңүнең чын бәясен беләләр микән? Кызганычка каршы, юк. Әтиләребез һәм картәтиләребез 1945 елда фашистик Германияне җиңде, ә аларның балалары һәм оныклары Бөек Җиңүне җилгә очырды. Илебездә соңгы елларда барган үзгәрешләр, Ельцинның үзгәртеп коруларыннан соң, “Җиңү”, “патриотизм” кебек төшенчәләргә икенче төрле карарга, яшьләр арасында эш алып барырга кирәклеген ачыктан-ачык күрсәтеп тора. Русия Президенты В. В. Путин бу хакта һәр чыгышында ассызыклап үтә. “Җиңү, патриотизм һәм батырлык темалары үткәнебезгә генә кагылмый, алар — Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге”, — ди ул.

Сугыш кечкенә һәм зур булмый... Сугыш аяусыз һәм мәкерле була, сугыш барлык яшәеш кануннарына каршы оештырылган әшәке һәм куркыныч була ала. Сугышны башка бернинди түбәнлекләр белән дә чагыштырып булмый, тереклек дөньясына сугыш алып килгән газапларны бернинди законнар, ант итүләр, үкенүләр аклый алмый. 1945 елның Җиңү язы еллар үткән саен бездән ераклаша бара, ветераннарыбыз, Бөек Ватан сугышында катнашучылар саны елдан-ел кимегән саен Җиңү тарихының фальсификаторлары үзләре турында көчлерәк белдерә.
Бүген без, фән, мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре, яшь буынны тәрбияләүчеләр, рухыбызның явызлануына, пычрануына тыныч кына карый алмыйбыз. Яшьләр Ватанны сөюнең, патриотизмның, азатлыкның мәң­гелек икәнлеген аңларга теләми. Кешенең рухи байлыгы, бигрәк тә яшь буынныкы, бик нечкә, әгәр дә аны тиешенчә сакламасаң. Шулай итеп, Русия җәмгыятенең рухи байлыгы, иминлеге бозыла. Җәмгыятькә чит илләрдән, бигрәк тә АКШтан явыз принциплар: эчкечелек, наркомания, бозыклык, җиңел һәм теләсә нинди юл белән килгән акча табу кертелә.
Күп кенә көнбатыш илләренең җитәк­челәре һәм, иң беренче чиратта, АКШ аталарыбыз һәм баба­ларыбызның дөньяны кара үләт чиреннән чыгарган батырлыкларын җуярга тырыша.
Кешелек дөньясы сугышларны күп күр­гән, җиңелгән, җиңгән, башка халык­ларның илләрен, җирләрен биләп, хуҗа булып яшәгән, коллыкка төшкән. Ләкин кешелекнең рухи дөньясы беркайчан да кол булмаган. Бер генә халык та үзен басып алучыларга дус итеп карый алмаган, еш кына нәфрәт, буыннан-буынга күчеп, йөрәкләрдә кара кан булып укмашкан. Моны тарих белә, боларны без дә, әгәр башыбызны борып, үткән юлыбызга әйләнеп карасак, күрәбез...
Җир йөзенә килгән адәм балалары шундый инде. Үз илләрендә, үз җирләрендә матур гына, булганына шөкер итеп кенә яши белмиләр, тыныч кына яшәргә теләми­ләр. Чит җирләр, чит байлыклар күзне кызыктыра, күңелне кузгата. Ләкин бер генә халык та үз илен, үз җирен башкалар белән бүлешәсе килми. Бу — табигый халәт. Тереклек сугышларда кемнәрнеңдер явызлыгы аркасында вакытсыз корбан булыр өчен дөньяга килмәгән. Ул яшәр өчен туган. Ләкин явызлык моны аңламый һәм аңларга да теләми. Явызлыкның үз законнары, үз кануннары. Нәфес дигән яман нәрсә күзләрне томалый, акылны какшата. Явызлыкның чиге юк. Бигрәк тә бу сугышка килгәндә.
Сугышның үз лидерлары була. Әшәкелек менә шулардан башлана. Гадәттә, алар, ялган идеяләр белән үз халкын алдап, икенче бер халыкка каршы котыртып, аларга матур киләчәк, бәхетле көннәр вәгъдә итә. Нәтиҗәдә, бу ялганнар сугыш, һәр ике халыкка зур югалтулар, исәпсез-хисапсыз корбаннар бирү, күз яшьләре, ятимнәр, үкенү­ләр, сугышны оештыручыларны каһәрләү белән тәмамлана... Әйе, каршы яктан зур тантана белән башланган сугышлар еш кына шулай тәмамлана. Кешелек моны белә, моны аңлый, ләкин сугышлар, кем­нәрнеңдер тырышлыгы белән әле анда, әле монда кабынып тора...
Илебез мондый сугышларны күп күрде. Безнең әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез сугыш юлларын күп урады. Алар безнең бәхет, безнең киләчәк өчен көрәште, бу юлда үз гомерләрен кызганмады. Ләкин сугыш яралары бүген дә, Бөек Ватан сугышы беткәнгә 70 ел үтсә дә, үзен сиздереп тора. Сугыш онытылмый, үз артыннан тиз генә төзәлә торган яралар калдырмый ул.
1941 елның 22 июнендә фашистик Германиянең җинаятьчел һөҗүме белән башланган Бөек Ватан сугышы елларында илебез халкы искиткеч авыр сынаулар узды. Икътисади яктан ныгып бетмәгән дәүләткә, барлык тыныч эшләрен ташлап, яңадан сугышка керергә туры килде. Һәм барлык милләт халыклары бердәм булып фашизмга каршы көрәшкә күтәрелде. Кайгы — уртак, хәсрәт бер иде, намуслы һәр кеше, Ватан каршында үз бурычын тирәнтен аңлап, бер йодрыкка үз көчен туплады.
Фаҗигале сугышның беренче көннәрендә үк халыкны оештыруда, берләштерүдә хәлиткеч рольне, әлбәттә, язучылар уйнады. Сугыш башлануга бер ай үткәч, “Совет әдәбияты” журналында басылып чыккан “Бөтен көч — дошманны җиңүгә” дигән мәкаләдә язучыларның яңа шартларда бурычлары билгеләнә: “Йөз миллионнарча кешенең ирке, бәхетле тормышы, якты киләчәге һәм намусы өчен бара торган бу бөек көрәштә мәдәният фронтының да бөтен армиясе фашизмга каршы аяусыз сугышка күтәрелде. Большевистик туры сүз масса­лар­да дошманга каршы ачы нәфрәт, каты ачу тудырсын, миллионнарга үзенең Туган иле каршында мөкатдәс бурычын төшен­дереп бирсен... Шагыйрьләрнең шигыре сугышчыларны батырлыкка рухландыра торган көчле чаң булып яңгырасын!.. Язучыларның сүзе, кызылармеецның штыгы шикелле үк, дошманның йөрәген үтәли тишәрлек үткен һәм көчле булсын!”
Дүрт ел буе барган сугышта язучыларыбыз, әнә шул күрсәтмәгә тугры булып, дошманга каршы көрәште. Кулларына кирәк икән — корал, кирәк икән — каләм алган хәлдә гел алгы сызыкта булдылар.
Сугыш һәм аның чын асылын халыкка аңлату, фронттагы солдатның дошманга каршы фидакарь батырлыгын күрсәтү, тылдагы хатын-кызлар, буыннары ныгымаган яшүсмерләрнең көнне төнгә ялгап башкарган хезмәтләренә дан җырлау, фашизмның әшәкелеген ачыклау — барлык милләт язучыларының төп бурычлары әнә шулар иде.
Бу еллар иҗатының тагын бер үзен­чәлеген билгеләп китәргә кирәктер: су­гышның беренче айларында ук язылган әсәрләрдә дә җиңүгә тирән ышаныч чагыла. Күрәсең, дөреслек үз якларында икәнлеген тойган язучылар халыкның көч-куәтенә ныклы ышанган. “Бу чын сугыш кыры иде. Биредә үлем никадәр әрсез булса, тереклек тә үз-үзенә шулкадәр ышанучан, бирешмәс, мәгърур һәм мәңге сулмас матур була иде. Биредә кеше бер алмаз бөртегенә әйләнә”.
1941 елда язылган “Бала” хикәясендә күренекле әдип Әмирхан Еники үз халкының рухи һәм физик ныклыгын шундый итеп аңлатты.
Сугыш елларында күп кенә язучылар зур тормышның кырыс тәҗрибәсен туплау белән бергә, иҗади үсү мәктәбен дә узды. Тормышның (сугышның) үзеннән алынган реаль вакыйгаларга нигезләнеп, тылдагы һәм фронттагы батырлыкларны кыска күләмле әсәрләрдә чагылдырган язучылар, сугыштан соңгы елларда да үз иҗатларында бу теманы яктыртудан туктамады. Сугыштан соңгы елларда язучыларга сугышта катнашкан кешеләрнең язмышын тирәнрәк өйрәнергә, сугыш булып узган юлларны кабаттан үтеп, архивларда казынып, аларның батырлыгының эчтәлеген документаль фактларга нигезләнеп ачарга мөмкинлекләр туды. Шуңа әдәбиятка яңа күренешләр, яңа геройлар килеп керде. Әдәби тәнкыйтьтә билгеләнеп үтелгәнчә, “документаль художестволылык юнәлеше көчәйде”.
Әдәбиятта яңадан-яңа темалар калкып чыкты. Шундый темаларның берсе — әле моңа кадәр ныклап яктыртылмый килгән зур тормыш материалына, сугышта әсирлеккә төшеп тә, һәр минуты-сәгате саен үлем белән очрашкан солдатның фашизмга каршы көрәшенә игътибарны гаять көчәйтеп җибәрү.
Ерак дошман тылында, концлагерьда фашизмга каршы яшерен көрәш алып барган патриотлар барлык әдәбиятларда да сурәтләнә башлады.
Халыклар төрмәсе Бухенвальд әдәбиятка аерым тема булып килеп керә. Чөнки бу концлагерь бик күп ир-егетләрне йота, бу төрмә — фашизм явызлыгының, әшәкеле­генең иң түбән ноктасы. Әлегә кадәр кешелек дөньясы күрмәгән-белмәгән явызлыклар, түбәнлекләр шунда эшләнә. Ләкин газап­лауның яңадан-яңа төрләрен уйлап таба алган фашизм әсирләрнең кешелек сыйфатларын, иреккә омтылышларын үтерә алмый.
Фашизмның иң каты явызлыклары алдында да рухларын сындырмаган күп меңләгән әсир солдатларның батырлыгына багышланган әсәрләрдә әнә шулар турында бәян ителә. Аларның геройлары — реаль кешеләр, вакыйгалары — булган хәлләр. Бу әсәрләрдә, бер яктан, Бухенвальд лагеренда фашизмның ерткычлыгы тасвирланса, икенче яктан, ирек сөюче төрле милләт кешеләренең — урыслар, татарлар, поляклар, немецлар, французлар һәм башкалар­ның бер көч булып дошманга каршы берләшүе гәүдәләндерелә.
Шундый әсәрләрнең берсе Нәби Дәүлинең “Яшәү белән үлем арасында” (1957) повесте татар әдәбиятында үзенең лаеклы урынын алды. Әсәр “Совет әдәбияты” журналында (№ 6, 7, 8) чыккан басмасында “Тормыш белән үлем арасында” дип аталган. Ә инде 1958 елда автор бу әсәрен аерым китап итеп бастырып чыгарганда аны “Яшәү белән үлем арасында” дип атый. Повесть кырыс реализмга нигез­ләнеп язылган. Шулай булмый мөмкин дә түгел, чөнки авторның үзенә әсирлек газабын татырга туры килә. Сугышның беренче көннәрендә үк үзенең ничек итеп әсирлеккә төшүен, әсирлектә үткәргән мәшхәр көннә­рен, җир йөзендә бер генә ерткыч хайван да эшли алмаган явызлыкны фашистларның эшли алуын үз күзләре белән күреп, үз язмышында татыган Н. Дәүли киләчәк буыннар өчен гыйбрәтле вакыйгаларны бәян итеп калдыра.
Автор китабына кереш сүзендә болай ди:
“Яшь кеше!
Син минем яшемә җиткәндә мин инде җирдә булмам. Бу котылгысыз аерылу алдыннан мин сиңа кечкенә генә хат язып калдырам.
Син әле мәктәптә укыган көннәрдә үк җирнең тарихы белән, халыкларның тормыш юллары белән танышырсың. Синең күз алдыңнан бик еракта калган гасырлар узып китәр. Нинди генә исемнәрне күрмәссең син ул тарих битләрендә! Нинди генә хәлләрне очратмассың син ул чорларда!
Ниһаять, син шулай, тарих битләрен берәмләп ача-ача, безнең гасырга, без яшәгән чорга килеп җитәрсең. Һәм син анда “фашист” дигән сүзне күрерсең.
Кем иде соң ул фашист?
Мин сиңа шул турыда сөйләргә телим.
Фашизмны онытырга ярамый!”
Бу сүзләр язучы Нәби Дәүлинең бүгенге яшь кешегә үтенече булып яңгырый.
Автор әсәрдә, бер яктан, язмышның әчелегенә, солдатның күңеле хаксызга рәнҗүен күрсәтсә, икенче яктан, фа­шизмның кешелек өстеннән кылган явызлыкларын үз күзләре белән күргән әсир солдат күңелендә дошманга карата көчле нәфрәт ялкыны уянуын тасвирлый.
Ләкин шартлар нинди генә авыр булмасын, адәм баласы яшәргә омтыла. Фашизм тоткынлыгында яшәүче солдатларда да, Нәби Дәүли сүзләре белән әйткәндә, “йөрәкләрен ташка әйләндереп” булса да, һәр туасы көннән ниндидер уңай яңалык көтеп, бу мәшхәрдән котылу өмете яши. Шулай итеп, чәнечкеле тимерчыбык белән урап алынган йортта яшәү өчен көрәш үзенең беренче адымнарын атлый. Тыныч тормышта бу кешеләр һәрберсе ниндидер һөнәр башкарган. Һәм озак та үтми чәч алучылар, тимерчыбыктан энә, ут чыгарыр өчен чакматаш, түбә калайларыннан котелок һәм кружка ясаучылар да табыла.
Ләкин яшәү шартлары адәм баласы түзәрлек түгел.
Әсирләр арасыннан күп меңләгән кешенең гомере вакытсыз өзелә. “Иң кызганычы, — ди автор, — яшь кешенең вакытсыз үлеме. Мин әсирләр арасыннан яшь инженерларны, врачларны, агрономнарны очраттым... Аларга, беренче чәчәкләргә, әле ачылып җитмичә үк сугыш утында көяргә туры килде. Минемчә, сугышта кешелек дөньясының мәңге кире кайтарып ала алмаслык югалткан нәрсәсе — әнә шул яшьләр. Бу — кешелекнең иң гүзәл җәүһәре. Ул югалтуны йөрәкнең тирән сызлануы белән генә үлчәргә мөмкин…
Ләкин кеше өчен иң авыры – билгесезлек. Ачлыкка да, юклыкка да, җәбер-золымга да түзә алган адәм баласын билгесезлек кешелектән чыгарырга, өметен сүндерергә мөмкин. Ләкин хәбәрләр “тимерчыбыкларны да үтеп керә иде”.
Нәби Дәүли шундый авыр шартларда да солдатларның бер-берсенә карата мәр­хәмәтле, ярдәмчел булып калуын тасвирлый. Мәсәлән, хәрби табиб Василий Петрович бик күп авыру солдатларга ярдәм итә. Качу мөмкинлеге булса да, “мин авыруларны ташлый алмыйм” дип, бу мөмкинлектән баш тарта. Я булмаса, яшь кенә егет Гриша сәгатен шинельгә алыштырып, авторның үзен салкыннан туңып үлү куркынычыннан коткарып кала.
Әсирлектә вакытта Нәби Дәүли тагын бер нәрсәгә төшенә: барлык немецлар да фашист түгел икән бит! Мәсәлән, тентү вакытында бер солдатның куеныннан баласының фотографиясе килеп чыга, немец офицеры аны утка алып сала. Җил чыга, рәсем читкә очып китә. Карт кына немец солдаты рәсемгә аягы белән басып, аны саклап кала һәм икенче көнне, үз гомерен куркыныч астына куеп, рәсемне тоткынга китереп тапшыра. Я булмаса, гади немец карчыгының, үз авызыннан өзеп, урыс солдатына 3-4 кәнфит бирүе күренеше. Әсәрдә урындагы немец халкының тоткыннарга төрле ризыклар, кирәк-яраклар юнәтеп, шуны тапшырырга тырышулары һәм башка мисаллар өстендә дәлилләп бәян ителә.
Язучының икенче бер әсәре “Җиме­релгән бастион” романында да әсирлеккә төшкән солдатка карата булган кыргый мөнәсәбәт аша фашизмның ерткычлыклары ачыклана.
Германиянең Нюрнберг шәһәрен­дә фашистларга суд башлана. Гаепләнүчеләр эскәмиясендә — Гитлерның башкисәрләре. Кеше­лекнең иң явыз дошманы Гитлер үзен-үзе атып үтерә. Һәм шуның белән кешелеккә каршы эшләгән җинаятьләрем күмелеп калыр дип уйлый. Ләкин, Н. Дәүли билгеләп үткәнчә, “андый җинаятьләрне кеше күзеннән яшерергә мөмкинме соң? Җирдән канны юып буламы? Таш өеменә әйләнгән шәһәрләрне, морҗалары гына калган авылларны онытып буламы? Концентрацион лагерьларда, төрмәләрдә, газ камераларында үтерелгән миллионлаган кеше турындагы сагышларны истән чыгарып буламы? Ятим калган балаларның, ялгыз калган аналарның йөрәкләренә тирән яра булып салынган кайгыны онытып буламы?”
Кешелек дөньясы өчен иң кара, иң куркыныч афәт булып саналган фашизм иң каты җәзаны алырга тиеш! Автор китапка кереш сүзендә фашизмга үзенең шундый карарын чыгара. Һәм мондый карарны чыгарырга явызлыкны үзе күргән кеше хаклы! Аның кебек миллионнарның, бөтен кешелекнең дә фашизмны хөкем итәргә хакы бар.
Шулай итеп, язучы Н. Дәүли әсәрләрендә киләчәк буыннарга, әсирлек тормышының газапларын, әрнүләрен, төрле яктан кимсетелүле хурлыкларын гыйбрәт итеп язып калдыра. Һәм шуның белән гади солдат Нәби Дәүли Ватаны һәм халкы алдында, һәм язучы, һәм кеше буларак, үзенең гражданлык бурычын үти.
Концлагерьларда зур газаплар күрүгә карамастан, фашистларга каршы көрәш алып барган гади солдатлар язмышын күрсәтеп язган икенче бер әсәр — Габдрахман Әпсә­ләмовның “Мәңгелек кеше” романы (1961). Бу әсәрне язарга керешкәнче автор Бухенвальд үлем лагере турында бөртекләп материал туплый. Аннан бу лагерьның дәһшәтләрен үзе татыган Бакый Назимов белән таныша. Әсәрнең нигезенә подполковник Бакый Назимов һәм башкаларның әсирлектәге газаплары, Бухенвальд лагере турындагы мәгълүматлар салынган. Һәм шуның белән, Н. Дәүли әсәрләрендәге фикерне дәвам итә. Һәр ике язучының да әсәрләрендә шактый охшаш вакыйгалар һәм күренешләр тасвирлана.
Г. Әпсәләмов билгеләп үткәнчә, лагерьны фашистлар 1937 елда ук сала башлый. Автор бу урынны сайлау очраклы түгеллеген ассызыклый. Чөнки лагерь иң биек тау башында, шуңа кешегә монда яшәү өчен кислород җитми. Гел караңгылык хөкем сөрә, көндез дә, төнлә дә зәһәр җилләр уйный. Биредә һава да гел үзгәреп тора. Бер карыйсың, түзмәслек эссе, икенче карыйсың, үзәккә үтәрдәй салкын. Адәм баласы яши алмаслык мондый шартларга фашистлар тудырган башка бик күп газаплар кушыла.
Бухенвальдта немецлар басып алган җирләрдән куып китерелгән җиде-сигез яшьтән алып ундүрт-унбиш яшькә кадәр балалар өчен аерым бер блок оештырыла. Язучы тоткынлык газапларын өлкәннәр белән беррәттән, үтәргә мәҗбүр булган сабыйларның нинди уй-хисләр кичерүен, нинди эшләр кылуын тасвирлый, аларның күзләрендә курку, үлем дәһшәте мәңгегә сеңеп калуын ассызыклап үтә.
Әсирлектә чарасызлыкта калырга мәҗбүр булган тоткыннар алдына “Инде нишләргә?” дигән дәһшәтле сорау килеп баса. Бу сорауны үз-үзләренә Г. Әпсәләмов геройлары да бирә. Тыныч тормышта вакытта җаваплы урыннарда эшләгән, инде бер минут та кул кушырып ятарга ярамаганлыгын аңлаган бер төркем әсирләр башкалар арасында үзлә­ренең эшчәнлеген башлый. “Сәләмә, шапшак киенеп йөрүчеләргә” каршы башланган көрәш соңрак Бухенвальдта кыйналуларга, ачлыкка, хурлыкка түзә алмыйча үз-үзләренә кул салучылар күбәя башлагач, бу хурлыклы үлемне туктату өчен, аларга төрле ярдәм оештыру буларак дәвам итә. Тоткыннарның язмышын җи­ңеләйтү өчен яшерен оешма төзелә. Вакыйгалар барышында романда тасвирланган төп герой Бакый Назимов, үзе кебек курку белмәс Симагин, Задонов, Мамед, Сабир һәм башка бик күпләр, тоткынлыктагы башка милләтләрнең яшерен оешмалары белән бәйләнешкә кереп, кеше ышанмаслык авыр шартларда явыз дошманга каршы көрәш оештыралар һәм ахырда җиңүгә ирешәләр.
Һәр ике язучы әсәрендә сурәтләнгән геройлар, бер генә тереклек иясе дә түзә алмаган шартларга калуларына карамастан, киләчәккә өмет белән карый, фашизмның җиңеләсенә ышанып яши. Гомерләре кыл өстендә эленеп торган әсирләрне иң авыр минутларда бер нәрсә борчый: үзләренең сугышчан вазыйфаларын башка солдатлар кебек фронт кырында үти алмаулары, алар өлешенә төшкән каһәрле язмышны ватан­дашларының дөрес аңламаулары. “Безнең турыда ни уйларлар? Бәдбәхет җаннарын саклар өчен әсирлеккә бирелгәннәр, димәсләрме? Шулай дип әйтсәләр дә үпкәләп булмый, чөнки берәү дә безнең турыдагы хакыйкатьне белми”, — ди әсәр герое Мамед.
Ләкин еллар үтә... Еллар аша сугыш дөреслеге халыкка, Туган илгә әйләнеп кайта. Йөрәкләре авыр газаптан, ялган яладан, намусларына кара тап төшерүдән куркып әрнегән әсирләр турындагы хакыйкатьне Н. Дәүли, Г. Әпсәләмов, Ш. Маннур, Р. Мостафин һ. б. әдипләребез үзләренең әсәр­ләре белән халыкка ирештерде. Фашизмның чын йөзен ачкан, бу әшәке чирнең асылын киләчәк буыннарга үз әсәрләре белән ирештергән әдипләребезгә без мең кат рәхмәтле булырга тиеш.
Яшьләр бәхетле, чөнки аларга сугыш дигән явызлыкны күрергә туры килмәде һәм килмәсен дә. Ләкин без сугышның нинди яман чир икәнлеген белергә, аны тудырырга тырышучыларга киртә булырга тиешбез. Фашизм алып килгән бәхетсезлекләрне, кайгы-хәсрәтләрне тарих битләрен­нән, әдипләребез язып калдырган әсәрләрдән укып төшенергә, әби-бабаларыбызның дошманга каршы көрәштә күрсәткән данын сакларга, ничә йөз еллар үтсә дә, без җир йөзенә яшәү өчен туган башка кешеләргә карата намуслы, олы йөрәкле, кече күңелле булып калырга тиешбез.
“Фашизм” дигән яман чир үз артыннан гасырларга җитәрлек газаплар калдырды, шуңа күрә дә безнең ул бәхетсезлекләрне, кайгы-хәсрәтләрне, күз яшьләрен, вакытсыз өзелгән гомерләрне, яндырылган авыл-шәһәрләрне, исәпсез-сансыз башка газапларны онытырга хакыбыз юк!

Октябрь Вәлитов,
философия фәннәре докторы.
Читайте нас: