Халык тәүдә көнүзәк һәм киң таралган проблемаларны күтәреп чыкты. Черкассыда авылны су белән тәэмин итү мәсьәләсе кискен тора. Эссе көннәрдә халык эчәр суга да интегә.
Тагын бер проблема — фельдшер-акушерлык пунктларын заманча җиһазландыру, дарулар һәм белгечләр белән тәэмин итү.
Яшьләр белән бәйле мәсьәләләр дә авыл халкын борчуга сала. Мәсәлән, урындагы клуб дистәләгән еллар эшләми. Аны тергезү өчен акча таләп ителә.
Кызыл Ярда да хәл ителәсе мәсьәләләр җитәрлек. Алар арасында — биш авылдан 239 бала укыган урта мәктәпнең нигезен ремонтлау, балалар бакчасының тәрәзәләрен алмаштыру, мәдәният йортының актлар залын җылылык белән тәэмин итү, авыл янындагы чүплекне җыештыру.
— Мәктәп 70нче елларда төзелгән. Капиталь ремонт соңгы тапкыр 2001 елда эшләнде. Бүген вак-төяк ремонт эшләрен башкара алабыз. Нигезне яңарту үзебезнең көчтән генә килми, — ди мәктәп директоры Гүзәл Зөбәерова.
Көнүзәк проблемаларны хәл итәргә авыл халкы үзе дә әзер. Моның өчен кемдер финанс яктан ярдәм итәчәк, ә икенчеләр эшне башкарачак.
— Уфа районында ике җыен узды. Халыкның аларда теләп катнашуын билгеләп үтәргә кирәк. Көнүзәк мәсьәләләрне хәл итүгә бүгеннән үк алыначакбыз, — диде “Бердәм Русия” партиясенең урындагы бүлекчәсе җитәкчесе Светлана Шәмсетдинова.
“Эшлекле гамәлләр”нең эшче төркеме 1 июльгә кадәр республиканың һәр муниципалитетында халыктан тәкъдимнәр кабул итүне дәвам итә.