+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 июнь 2015, 21:49

Террорчылыкны кисәтү — заман таләбе

25 июньдә Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич белән берлектә Самара шәһәрендә үткән террорчылыкка һәм экстремизмга каршы көрәш өлкәсендә иминлекне тәэмин итү мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә катнашты. Анда, шулай ук, төбәкләр җитәкчеләре, Дәүләт думасы депутатлары һәм Федерация Советы әгъзалары, хокук саклау органнары вәкилләре дә килгән иде.

Киңәшмә барышында Идел буе федераль округы төбәкләренең террорчылыкка каршы көрәш комис­сияләренең эш нәтиҗәләре һәм Русия Федерациясендә 2025 елга кадәр экстремизмга каршы тору страте­гиясен гамәлгә ашыру барышы тикшерелде.
Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич көн тәртибенә куелган мәсьәләнең үтә мөһим булуын билгеләде.
— Көрәш алымнары һәм техно­логияләр үсеше, киңкүләм мәгъ­лүмат чаралары һәм Интер­нетның халык аңына йогынтысы үсү нәтиҗәсендә террорчылыкның махсус юнәлештә оештырылу очраклары кимеде. Теракт корбаннары, кагыйдә буларак, очраклы, ә аны оештыручылар үз акцияләрен планлаштырганда зыян күрүчеләр санын мөмкин кадәр арттыруны күз уңында тота, — дип белдерде Михаил Бабич.
Аның әйтүенчә, террорчылыкка каршы көрәштә дәүләт власте органнары һәм гражданлык җәмгыяте инсти­тутларының көчен бергә туплау — заман таләбе. Русия Президенты раслаган 2013-18 елларга Русия Федерациясендә террорчылык идеологиясенә каршы көрәш комплекслы планы бу юнәлештә эшчәнлекнең нигезе булып тора.
Террорчылыкка каршы көрәш милли комитеты, Федераль иминлек хезмәте, Генераль Прокуратура, Русия Эчке эшләр һәм Оборона министрлыклары белән берлектә соңгы ике елда округта террорчылык очракларын кисәтүнең нәтиҗәле системасы булдырылган. 16 июньдә Мәскәүдә үткән Террорчылыкка каршы көрәш милли комитеты һәм Федераль оператив штаб киңәш­мәсендә Идел буе федераль округы тәҗрибәсе уңай бәяләнде.
Михаил Бабич бу юнәлештә көрәшкә властьның бөтен баскыч­ларын да җәлеп итү зарурлыгын, шул ук вакытта төп эшне террорчылыкка каршы төбәк һәм муниципаль комиссияләр алып барырга тиеш­леген билгеләде. Аеруча муниципаль комиссияләр эшен оештыру мөһимлеген ассызыклап, моның кадрлар, матди-техник һәм методологик тәэминат мәсьәлә­ләренә кагылуын билгеләде. Комиссияләрнең беренчел бурычларына экстремизм һәм террорчылыкны кисәтү, шул исәптән, мәгълүмати киңлектә, шулай ук, инфраструктура объектларында һәм кешеләр күп йөргән урыннарда иминлекне тәэмин итү керә.
Киңәшмәдә экстремизм белән көрәш мәсьәләләре дә каралды. Экстремизмга каршы тору, сепаратизмны, милләтара дошманлык, каршылыкны кисәтү — Идел буе федераль округында милли хәвефсезлекне тәэмин итүдә төп бурычлар булып тора.
Читайте нас: