+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 июль 2015, 01:20

Шәхси үрнәгендә тәрбияли

Кушнаренко педагогия колледжында күренекле кешеләр белән очрашу күптән инде матур традициягә әверелгән. Колледж танылган укытучылар, язучылар, фән эшлеклеләре, җәмәгать эшләрен оештыручылар белән тыгыз элемтәдә яши. Район инвалидлар җәмгыяте рәисе Кадрия Ходайгулова да — уку йортында еш кунак. Ару-талу белмәс бу ханым 40 елдан артык халык мәгарифе өлкәсендә эшләгән. Ул — БАССРның мәгариф отличнигы, педагогия ветераны, республика Мәгариф министрлыгының бихисап грамоталары иясе. 2009 елның гыйнварыннан бирле Бөтенрусия инвалидлар җәмгыятенең Кушнаренко район оешмасын җитәкли. Республикабызның Балтач районында туып-үскән Кадрия Фәтхел кызы көчле рухлы, уңган, ярдәмчел булуы белән яше-картының хөрмәтен яулаган.

Кушнаренко педколледжында физик сәламәтлеге чикле студентлар да белем ала. Ел саен уку йортына мондый категориядәге 5-6 яшүсмер укырга килә. Алар район инвалидлар оешмасына әгъза булып керә. Уку дәверендә инвалидлар җәмгыяте белән тыгыз бәйләнештә яши. Алар, республика күләмендә үткә­рел­гән спартакиадаларда, ярышларда, турслётларда Мактау грамоталарына лаек була, бадминтон, йөгерү, ату, гер күтәрү, өстәл теннисы, зур теннис ярышларында бик теләп катнаша. Студентларның шундый тулыканлы тормыш белән яшәвен­дә район инвалидлар оеш­масының өлеше бәяләп бетергесез.
Шунысы да мактауга лаек: оешманың эшчәнлек нәти­җәлә­ре һәркемнең күз алдында, район гәзите битләрендә, урындагы телевидение тапшыруларында яктыртылып бара, бүләкләр, дипломнар белән билгеләнә. Педколледж спортзалында оешма әгъза­ларының даими күнекмәләре үтә. Физкультура укытучылары сәламәт­лекләре чикле балалар белән аерым программа буенча шөгыльләнә. Колледж директоры Венер Әхмәров оешма эшләренә зур игътибар бирә, һәр мәсьәләдә ярдәм итүне үзенең изге бурычы дип исәпли. “Түгәрәк өстәл” артында сөйләшүләр, кызыклы кешеләр белән очрашулар үткәрү өчен дә бүлмәләр тәгаенләнгән.
Педколледжда өченче буын ке­шеләре өчен халык университеты укулары да оештырылган. Бу укуларны укытучылар үткәрә. Кадрия Фәт­хел кызы да беренчеләрдән булып физкультура, психология, инглиз теле, информатика дәресләренә йөри башлаган. Әлеге укуларга йөрүчеләр арасында хаклы ялдагы табиблар, бухгалтерлар, укытучылар, гому­мән, өлкән яшьтәге төрле һөнәр ияләре бар. Әлбәттә, инва­лидларның бу укуларда катнашуында Кадрия Фәтхел кызының шәхси үрнәге, һәркемгә әлеге матур башлангычта ярдәм кулы сузарга әзер торуы зур роль уйный.
Кушнаренко педагогия колледжы Кадрия Фәтхел кызына ныклы сә­ламәтлек, авыр язмышлы кешеләр мәнфәгатен яклауда арытаба да уңышлар тели һәм алдагы көннәрдә дә изге хезмәттәшлек җеплә­ренең өзел­мәячәгенә ышана.
Читайте нас: