+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 июль 2015, 01:38

“Җиде кыз” әсир итә!

Уфа үзәгендә яңа фонтан ачылды.Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Уфада “Җиде кыз” дип аталган фонтан ачылу тантанасында катнашты. Шул исемдәге киң танылган бию һәм башкорт легендасына нигезләнеп төзелгән бу мәдәни объект Башкортстан дәүләт опера һәм балет театры янында төзекләндерелгән скверда урнашкан.

Фонтан композициясенең скульпторы — Русиянең Рәссамнар берлеге әгъзасы, С. Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Хәниф Хәбибрахманов. Модель сыйфатында Фәйзи Гаскәров исемендәге Дәүләт академия халык биюләре ансамбле кызлары алынган.
Фонтан гранит белән капланган, диаметры 7,8 һәм 15 метрлы үзара тоташучы ике касәдән тора. Аның өске касәсенә 1 квадрат метр зурлыкта һәм 0,75 метр биеклектә постаментлар куелган. Аларга бронзадан һәркайсы 2 метр биеклегендәге җиде кыз скульптурасы урнаштырылган. Фонтан 37 прожектор белән яктыртыла. Шунда ук Ф. Гаскәров исемендәге Дәүләт академия халык биюләре ансамбле чыгышларын күрсәтү өчен экран куелган.
Фонтанны ачар алдыннан Башкортстан Яшьләр симфоник оркестры концерт программасы белән чыгыш ясады, ә танылган бию ансамбле кызлары “Җиде кыз” биюен башкарды.
Читайте нас: