+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 июль 2015, 21:35

Уфа – дөнья сәясәте үзәге

Башкортстан үз тарихында беренче тапкыр ике дистәгә якын дәүләт һәм хөкүмәт җитәкчесен кабул итә.Шанхай хезмәттәшлек оешмасы – даими эшләп килүче халыкара төбәк берләшмәсе. Русия, Казахстан, Кыргызстан, Кытай, Таҗикстан һәм Үзбәкстан аның әгъзалары булып тора. Әфганстан, Һиндстан, Иран, Монголия һәм Пакистан — күзәтүчеләр статусында. Беларусь, Төркия һәм Шри-Ланка — “диалог буенча партнерлар”.БРИКС (BRICS) – Бразилия, Русия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка Республикасы берләшмәсе (2011 елда Көньяк Африка Республикасы кушылганчы – БРИК), 2006 елның июнендә төзелгән. Быел 1 апрельдә БРИКСта рәислек итү Русиягә күчте.

Башкортстан — Русия Феде­рациясенең һәрьяклап алга киткән субъектларының берсе. Респуб­ликабыз ил үсешенә зур өлеш кертә, аның икътисади хәле тотрыклы. Торак төзелеше күләме арта, эшсезләр саны кими, инвестицияләр җәлеп итү активлаша. Бу — икътисадта системалы эшчәнлек алып бару, үсешне тоткарлаучы каршылыкларны бетерү, җәмгыятьне бергә туплый алу нәтиҗәсе. Сәнәгать продукциясенең күп кенә төрләрен җитештерү буенча республика алдынгы урыннарны били. Башкортстан — Русиянең авыл хуҗалыгы продукциясе җи­тештерүче эре төбәкләренең берсе. Шуңа да Шанхай хезмәттәшлек оешмасы (ШОС) әгъзалары булган дәүләт башлыклары Советы утырышын һәм БРИКС дәүләтләре һәм хөкүмәтләре башлыклары очрашуын үткәрү урыны итеп башкалабыз Уфаның сайлануы очраклы түгел.

— Мәртәбәле саммитларны кабул итү — зур дәрәҗә, һәм без әһәмиятле халыкара форумнарны югары дәрәҗәдә оештыру өчен барлык көчебезне салдык, — диде Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов “BRICS” журналына биргән интервьюда.
Нәкъ өч ел элек республика Президенты шушы очрашуларны үткәрүне әзерләү чаралары турында указга кул куйган иде. Республика Хөкүмәтенә 1 октябрьгә кадәр әзерлек чаралары планын раслау, шул исәптән саммитлар үткәрү өчен җәлеп ителәчәк инфраструктура объектлары, биналарны, корыл­маларны һәм транспортны әзерләү буенча эшләрне җентекле планлаштыру йөкләтелде. Указга ярашлы, Уфада ШОС һәм БРИКС илләре саммитларын үткәрүне әзерләү буенча республика оештыру комитеты төзелде, аңа Рөстәм Хәмитов үзе җитәкчелек итте.
Бүген Уфада ачылачак саммитларда, БРИКС илләре җитәкчеләре очрашуында сәяси координация һәм глобаль идарә, тотрыклы үсешне тәэмин итү, берләшмә кысаларында хез­мәттәшлекне киңәйтү, шулай ук, БРИКСның Яңа үсеш банкы эшчәнлеге перспективалары һәм Шартлы валюта резервлары пулы мәсьәләләре турында фикер алышыначак.
Чара программасында БРИКС, ШОС һәм Евразия икътисади берлегенә керүче дәүләтләр башлыклары катнашлыгында “аутрич” форматында утырыш, БРИКС Эшлекле советы вәкилләре белән очрашу үткәрү күзаллана. Русия Президенты Владимир Путин БРИКС илләре профсоюз бер­ләшмәсе лидерлары белән очрашачак. Саммит йомгаклары буенча тиешле документлар кабул ителәчәк.
Шанхай хезмәттәшлек оеш­масы (ШОС) әгъзалары булган дәүләтләр башлыклары Советы утырышы көн тәртибендә — оешманы арытаба үстерү мәсьәлә­ләре, дөньяда аның ролен ныгыту, көнүзәк дөнья һәм төбәк проблемалары буенча коор­динацияне тирәнәйтү. Саммитта бик күп җитди документлар, шул исәптән “2025 елга кадәр ШОСны үстерү стратегиясе”, расланачак. ШОСка Һиндстан һәм Пакистанны кабул итү процедурасын башлау турында карар кабул ителү ихтимал.
Уфада узучы халыкара форум кысаларында Русия Президенты Владимир Путинның БРИКС һәм ШОС оешмаларына керүче дәүләтләр җитәкчеләре белән ике яклы очрашулар үткәрүе планлаштырыла.
Башкортстан мәртәбәле саммитларны лаеклы каршы ала. Халыкара форумга әзерлек вакытында Уфа танымаслык булып үзгәрде. Башкаланың барлык районнары да төзекләндерелде.
Уфада бу көннәрдә бай мәдәни программа тәкъдим ителәчәк. Башкалабызга Мәскәүдән билгеле театр коллективлары гас­трольгә килә, Уфа театрлары һәм концерт оешмалары иң яхшы спектакльләрен һәм тамашаларын тәкъдим итә. Бу көннәрдә Мәскәүнең “Петр Фоменко остаханәсе” театры гастрольләре үтә. Спектакльләр 7-8 июльдә — Урыс драма театры, 10-11 июльдә Уфа “Нур” татар дәүләт театры сәхнәсендә куела.
Кичә Башкортстан опера һәм балет театры йолдызлары “Башкортостан” дәүләт концерт залында Петр Чайковскийның “Аккош күле” балетын күрсәтте, бүген шушы ук залда Мәскәүдән килгән “Кремль балеты” театрының гала-концерты була.
Читайте нас: