+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 июль 2015, 23:59

Ял итә белми!

Нефтекама интернаты хезмәткәре Венера Ханова турында коллегалары шулай ди.— Без аны отпускка җибәрәбез, ә ул икенче көнне үк эшкә килә, ял итә белми, биредә тәрбияләнүчеләрне ташлап китә алмый, — дип көлә өлкән шәфкать туташы Рәвия Зариева.

Венера Ханова — бүлек мөдире. Аның бөтен гомере шушы интернат белән бәйле. 1983 елда Башкортстан дәүләт медицина институтын тәмамлап, бирегә яшь белгеч буларак эшкә килә. Ул вакыттагы картлар йорты, 1991 елда психоневрологик интернат итеп үзгәртелә. Биредә бөтен республикадан килгән авырулар яши.
— Безнең авырулар — үзенчәлекле, алар үз-үзен карый алмый, тәүлек буена тәрбия кирәк. Кайчак чирләре көчәеп китә. Биредә алар өчен барлык шартлар да тудырылган. Бүлмәләре иркен, якты, тамаклары тук, иң мөһиме — тәүлек буена яннарында ярдәм күрсәтер кешеләр бар. Директорыбыз Булат Сәлахов — алтын кеше. Шәфкать туташлары Галина Атнабаева, Татьяна Санникова, Рәмзия Йосыпова, Флүзә Гыйльмуллина, Әминә Зиннәтуллина, Римма Галиуллина, санитарлар Ирина Карманова, Галина Линючева, буфетчы Рәмия Тимербаева үз эшләрен күңел биреп башкара, — ди Венера ханым.
— Гадәти дәваханәдә эшләү җиңелрәк булыр иде, ә монда авыр чирлеләр. Бервакытта да китәргә теләгегез булмадымы? — дип сорыйм мин аңардан.
— Юк. Менә бит әле, пенсиягә чыккач та, ташлап китә алмыйм. Алар инде — гаилә әгъзаларыбыз кебек, — ди Венера Кавис кызы.
— Венера тынгысыз кеше. Атлап түгел, йөгереп йөри. Моннан кайткач, бакчасында йөгерә, картаерга вакыты юк, — дип сүзгә кушыла Рәвия Фәнәви кызы.
Ул үзе дә биредә 1983 елдан бирле эшли икән. Бөре медицина училищесын тәмамлап, эшкә килгән һәм торып калган, озак еллар дәвамында пациентларның яраткан “Рәвия апа”ларына әйләнгән.
...Әйе, чир аяусыз, ул беркемне дә кызганып тормый. Яшькә дә карамый. Психоневрологик интернатта яшәүчеләрнең иң өлкәне — 1929 елгы, ә иң яшенә 22 яшь тулган. Яшәүләре шушындагы дүрт стена белән чикләнгән. Ярый әле аларның дөньясын яктыртып торучы, бәйрәмнәр бүләк итүче, кайгыртучы социаль хезмәткәрләр бар.
— Кеше күңеле бәллүр кебек. Безгә бер-беребезгә игътибарлырак булырга, кеше гомерен бәяләргә өйрәнергә кирәк. Әгәр дә ул авыру икән, бигрәк тә! — ди Венера Ханова.
Читайте нас: